Хатирәләр тулы тормыш
15 август көнне, Сосна авылында туып-үскән, бүгенге көндә Балтач бистәсендә яшәүче Фирдәүсә Фәртовна Фәрхетдинованың күркәм юбилее - 60 яшьлек гомер бәйрәме.
Үзгәреш җилләренә каршы торулары җиңел булмаган, әлбәттә, бу хакта Фирдәүсә Фәртовна үзе генә белә. Әмма ул сынаулар алдында сыгылып төшәргә, тез чүгәргә күнекмәгән. Чөнки әти-әни тәрбиясе андый түгел. Әнисе Сөембикә мәктәбен үткән кеше шул ул. Әниләре 36 яшендә алты бала белән тол кала. (Фәрт абый колхоз малларына печән алып кайтырга барган җирдә вафат була - Г.Г.). Тракторчы Сөембикә апа алты баласын да чын кеше итеп тәрбияли. Тормышында авырлыклар килгән чакта Фирдәүсә ханым һәрчак әнисен үрнәк итеп куя. Күңеленнән гел аңа: "Әни, син бу очракта нишләр идең?", дип сорау бирә һәм дөрес җавап таба.
Гап-гади авыл кызының зур уңышларга, дәрәҗәгә ирешүендә, иң беренче чиратта, әнисе Сөембикәнең өлеше әйтеп бетергесез. Янәшәсендә яхшы кешеләр булу да нык таяныч. Кризис чорларында район җитәкчелегенең даими кайгыртуын җылы хисләр белән искә ала юбиляр. (Ә бит мех фабрикасының гөрләп эшләгән вакытларында район икътисадына керткән өлеше бәһаләп бетергесез һәм моны онытырга ярамый - Г.Г.).
Нинди генә зур дәрәҗәләргә ирешсәң дә, хатын-кыз өчен тормышның иң зур байлыгы, әлбәттә, балалар һәм оныклар куанычы.
- Кызым Чулпан - бәхетем, куанычым, тормышымның мәгънәсе. Хатын-кыз өчен әни булудан да зур вазифа һәм бәхет юк, - ди бүгенге көндә кияве Дамирның, балдан татлы оныгы Амаляның да кадерле әбисе булган Фирдәүсә ханым.
Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казанның банк мәктәбендә белем алган Чулпанның студент елларында бәхет турында язылган иншасын юбиляр бүген дә күз карасы кебек саклый. "Нәрсә ул бәхет? Аны һәркем үзенчә аңлый, ә минем өчен ул гаиләм, төгәлрәге әнием. ... Әнинең елмаюына, көлүенә, шаяртуына кушылып мин дә шатланам. Ә бу сирәк була, чөнки әнием гел эштә. Иртә белән ул мине татлы сүзләр белән уята, тәмле ризыклар әзерләп иртәнге ашка дәшә. Әнинең тавышы... аны беркемнеке белән дә чагыштырып булмый. Әнидән башка кайгы-шатлыклар, уңышлар, гомумән, хис-тойгыларың белән уртаклашырлык кеше бармы икән?.. Моңа җавап бер генә. Ул әни! Бу бәхет!". Менә шундый кызың, яраткан киявең, оныгың булу бәхетнең дә бәхете, ләбаса! 60 яшьлек күркәм юбилеен менә шундый бәхетле мизгелләр белән каршы ала ул.
Язмабызны Чулпанның изге теләкләре белән тәмамлыйсы килә.
- Әнием, яратканым минем, бердәнберем. Сине ихластан гомер бәйрәмең белән тәбрикләп, иң изге теләкләрне юллыйбыз. Гел шундый кайгыртучан, олы йөрәкле булып кал. Без сине яратабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев