“Хезмәт” белән үскән буын без
Җәмгыять

“Хезмәт” белән үскән буын без

Илсөяр Һадыева, Кариле авылы: "Газета өебезгә "Югары уңышка", "Коммунизмга" чорыннан ук килеп тора.

35 ел укыту дәверендә, укыту-тәрбия эшендә, аеруча районның күренекле шәхесләре, туган төбәк турындагы язмалары төп кулланма булып торды. Тәрбия сәгатьләрендә гыйбрәтле язмышлар турындагы язмаларны еш кулландым.

Газета аша без район сулышын тоябыз. Кызганыч, бүген матбугат кыен шартларда калды. Шушындый авыр чорда да редакция хезмәткәрләренә күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар телим. Ә райондашларыма шуны әйтәсем килә: газета-журналларга язылу мөмкинлеген табарга кирәк. Аларның электрон варианты ничек кенә яхшы булмасын, кәгазь басмалар адәм баласына ныграк тәэсир итә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев