Хезмәтенә мәхәббәтле шәхес – Мөбарәк Галиев (фото)
2016 - Рәсәйдә кино елы. Шул уңайдан районның кино тарихында эз калдыручы шәхесләрне барлый башладык. Максатыбыз - аларның районның кино сәнгатен үстерүдә, яшәтүдә, саклап калуда куйган хезмәтләрен янәдән искә алу, хөрмәтләү, яшь буынга да җиткерү.
Мөбарәк Галиев Балтач районының Хәсәншәех авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Хәсәншәех, Карадуган, Балтач мәктәпләрендә укып, урта белем алган. Яшьләй алты бала белән тол калган әнисенә олы терәккә әйләнгән Мөбарәк аганы да тормыш дигәнең алга таба бер ярдан икенчесенә шактый «талкый» әле. Дүрт ел Ватан сугышы кырларында йөреп авылга кайткач, берничә ел колхозда эшли. «Бәхет» эзләп читкә китә. Алты ел буе Донбасс шахталарында күмер чаба. Еллар үзенекен итә, туган як сагындыра һәм 1952 елда яраткан Балтачына әйләнеп кайта.
- Кайтып берничә көн үткәч, исәпкә басу өчен КПСС райкомына юл тоттым. Анда учет эшен алып баручы иптәшләр миңа иң элек «хуҗа» янына, ягъни КПСС райкомының беренче секретарена керергә тәкъдим иттеләр. Кердем. Анда районның берничә җитәкчесе бар иде. Хезмәт юлым, гаилә хәлләре, сәламәтлегем турында сораштылар. Шунда хуҗа әйтеп куйды: «Риза булсаң, без сиңа эш табабыз. Безнең районда халыкка кино хезмәте күрсәтү эше бик нык аксый. Шахтерның кулы каты була аның, бәлки шул оешмага башлык булып китәрсең?»
Икенче көнне үк кинофикация директоры Роза апа Даутовадан кино дирекциясен кабул итеп алдым. Оешманың хәле куанычлы түгел иде. Хәтта үз конторасы да юк. Райондагы җиде киноустановканың алтысы авылдан-авылга күчеп, халыкка хезмәт күрсәтә. Алар очраклы транспортта урыннан-урынга күченгәндә бәрелә, сугыла, аппаратлар, движоклар еш сафтан чыга. Ә запас частьлар табу зур проблема. Кино сүзен әйтү генә җиңел. Киночыларның үзләреннән генә тормаган проблемалары бар...
Язманы тулы күләмдә газтабыз битләрендә укый аласыз.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев