Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Әхмадуллиннар тимер туйларын билгеләп үтте

Иске Салавыч авылында гомер итүче Асия һәм Сөнгатулла Әхмадуллиннарның бергә яшәүләренә август аенда 65 ел тулган. Гомумән, җәйнең иң мул ае әлеге гаилә өчен истәлекләргә бай.

Асия әби узган айда 86, ә Сөнгатулла бабай 88 яшьлекләрен билгеләп узганнар. Уртак тормыш булдырып, сикәлтәле юллар үткәндә дә кулны-кулдан ычкындырмый атлауларына да 65 ел булган. Мондый төр юбилейны тимер туй дип атыйлар икән.

Юбилярларыбыз икесе дә Иске Салавыч авылыннан. Балачаклары дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Шуңа да кул арасына иртә кереп, зурлар белән бергә эшләп йөргән алар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң икесе дә Үрнәктә укыганнар. Ә аннары берсе тракторда, икенчесе комбайнда эшләгәннәр. Тракторда эшләгән чагында Сөнгатулла абыйны Мәскәүгә ВДНХга җибәрәләр. Районнан 7 кеше булалар алар. Шуннан соң Алабугага барып, трактор бригадирына укып кайта һәм шул юнәлештә эшли башлый. МТСта товаровед, снабженец, пункт начальнигы булып эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга. Ә Асия апа гомере буе колхозда эшләп, «Татарстан»ның лаеклы пенсионеры булып тора. Асия апаның тегү-бәйләүгә дә осталыгы зурдан. Кешеләргә күкрәкчәләр сырып, жилетлар бәйләп бирә ул. Кызлары Дания дә тегүчелеккә осталыгын әнисеннән килгәндер ди. Чөнки 8 классны тәмамлагач, үзенә күлмәк тегеп кия ул.

Әлеге еллар эчендә күпме михнәт күргән, күпме газап кичергән алар. Күңелләргә тирән эзләрен салган ул көннәрне күз яшьләре аша искә алсалар да, бүгенге тормышларына шөкер итеп, картлыкларын тигезлектә каршылаганнарына сөенәләр. Дөрес, 2002 елда тормышларын яңа баштан башлап җибәрергә туры килә аларга, чөнки бик зур янгын чыгып, йорт-җирләрен көлгә әйләндерә. Бары зур матди ярдәмнәр белән генә алар яңа йорт җиткезеп чыга алалар.

Асия әби белән Сөнгатулла бабай 5 балага гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы бер уллары араларыннан иртә китә. Аны югалту ачысы тез астына китереп сугып екса да, башка балалары хакына кире торуны максат итеп куялар. Аларны үзләре үрнәгендә эш сөючән һәм тәртипле итеп үстерәләр. Бүгенге көндә 8 онык, 5 оныкчыкларының игелекләрен күреп яшиләр. Һәрберсенә әти-әни тигезлегендә үсәргә насыйп булса ярар иде дип тели өлкәннәр. Чөнки Асия әби үз әнисеннән бик иртә ятим калып, үги әни тәрбиясендә үсә. Алай да әни назы тулысынча күреп, үзен беркайчан да ким санамый ул. Үги әнисен олы яшенә кадәр тәрбияләп, соңгы елга хөрмәтләп озата.

Бүгенге көндә олы хөрмәткә лаек әби белән бабай уллары Ренат, киленнәре Рәхилә һәм ике оныклары янәшәсендә яшиләр. Ренат абый төзүче һөнәре белән данлыклы булса, Рәхилә апа балаларга белем бирүче остаз. Балалары да йөзләренә кызыллык китермиләр, укуда да сынатмыйлар, спортта да алдынгылыкны бирмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250