Җиңү көнен бәйрәм иткәннән калган тәэсирләр әле дә күңелдә
Батырлар аллеясына таба "Үлемсез полк" маршы агыла. Кулларыбызда батыр әби-бабаларыбызның фоторәсеме. Без аларны күкрәгебезгә кысып биеккә, тагын да биеккәрәк күтәрәбез. Гаять тә үтемле чара булган бу "Үлемсез полк" акциясе, чөнки хәзерге һәм яшь буынга Бөек Җиңүнең әһәмиятен ныграк төшендерергә, бәйрәмдә горурлык хисләре кичерергә ярдәм итә. Сүз Балтач районы башлыгы Рамил...
Бүгенге көндә районыбызда барлыгы 712 ветеран гомер итә, шуның 23 е Бөек Ватан сугышы ветераны. Ә бәйрәмгә бик сирәге генә килә алган. Кечесе-олысы аларны якыннан күрү бәхетенә иреште. Рәсәй армиясендә хезмәт итеп кайткан хәрби ир-егетләребез һәм дә булачак солдатларыбыз марш атлап үткәндә мөхтәрәм ветераннарыбыз йөзендә күз яшьләре белән бергә шатлык чаткылары сизелде: "Киләчәгебез якты, матур, димәк, дошманны җиңүебез юкка булмаган", ди сыман иде алар.
Табигать бәйрәмгә кояшлы, ямьле көнен кызганмады, кичен урыны белән яңгыр коеп үтте. Бөек Җиңү бәйрәменең беркайчан да күз яшьләрсез генә узмавына ишарә кебек иде бу.
Кичен бәйрәм "Сабантуй" ял паркында дәвам итте, биредә Балтач халкы Татар җыр һәм бию ансамбленең чыгышларын карап хозурланды. Төнлә гайрәтле салют яңгырады! Җиңү көне күңелләргә якты хатирәләр белән уелып калды.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз (76 данә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев