Җан сүрелсә, тәнне чир газаплар...
Яхшылыкка тартылсак та,
Изге була алмадык.
Хәсрәт-борчу узар, диеп,
Түзә-түзә юандык.
* * *
Кырыс язмыш җиле еккач,
Сыгылса да, сынмаган.
Яманнар белән көрәшеп,
Гыйбрәт алган, сыналган.
Ихлас йөрәк хисе белән
Яшәү көче табалган.
* * *
Кемдер яши һаман игелек кылып,
Кояш кебек җылы таратып.
Каты бәгырь явызлыкка батса,
Яшәү көчен булмас яңартып.
Җан сүрелсә, тәнне чир газаплар,
Рухи ныклыгыңны югалтма.
Аяк өсте йөреп торганда да
Белгән догаларны кабатла.
Яшәү мәгънәсенең хикмәтләре төрле,
Рухы көчле шуңа тартыла.
Фидакарьләр белән тормыш алга бара,
Алгарышка офык яктыра.
Фәридә Шакирова
Нет комментариев