Яңа ел бәйрәмнәрен имин уздырыйк
Яңа ел бәйрәме һәм аның яллары күпләребез яратып көтеп ала торган бәйрәм һәм каникуллар. Гаилә белән бергә ял итәргә, күңел ачарга бик шәп сәбәп булып тора ул
Бенгаль утлары, шартлаткычлар, петардалар, кардан ясалган таулар, шугалак-лар, чана һәм тимераяклар — болар барысы да балалар өчен шатлыклы мизгелләр бүләк итеп кенә калмыйча, җәрәхәтләр, пешүләр, имгәнүләр белән дә тәмамланырга мөмкин. Яңа ел каникулларын исән-имин үткәрү буенча киңәш сорап, район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллинага мөрәҗәгать иттек.
— Гадәттә, бәйрәм, озын яллар булганда без кунакларга йөрибез яки балаларны уйнатырга кая-дыр алып барабыз, үзебез кунаклар кабул итәбез. Шушы вакытта гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген исегезгә төшереп үтәсе килә. Алар сезнең һәм балагызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга һәм кышкы каникуллардан бары тик уңай хис-кичерешләр генә алырга ярдәм итәчәк, — ди Гөлнара Миңнехаевна.
— Беренче кагыйдә. Балагызны караучысыз калдырмагыз! Урамда гына түгел, өйдә дә куркынычсызлыкны кайгыртырга кирәген онытмаска кирәк. Кайчак, караусыз калгач, балалар кранны ачык калдырырга, үтүкне кабызырга, электр һәм газ плитәләрен ялгарга, розеткага берәр нәрсә тыгып карарга, өстәлдә калган даруны кулланырга, күпкатлы йортның ачык тәрәзәсеннән төшеп китәргә, шырпы белән уйнарга мөмкиннәр. Шуңа күрә балага куркыныч тудыра торган һәрбер әйберне алар ала алмас урында саклау бик мөһим. Балагызга мөстәкыйль рәвештә газ һәм электр приборларыннан файдаланырга, мичләрне җылытырга рөхсәт итмәгез. Янгын чыккан очракта нишләргә кирәклеген сөйләп бирегез.
Икенче кагыйдә. Пешү, җәрәхәтләр алу, ампутация... Яңа ел бәйрәмнәренең мондый нәтиҗәләре турында уйлыйсы килми, әмма пиротехника куллану кагыйдәләрен бозу аркасында алар булгалый. Еш кына шартлаткычлардан һәм фейерверклардан балалар зыян күрә. Безнең бурыч — аларны зыян күрүдән саклау һәм пиротехника белән ничек эш итәргә кирәклеге турында дөрес үрнәк күрсәтү. Беренчедән, балаларга беркайчан да петарда кулланырга рөхсәт итмәгез. Икенчедән, пиротехниканы махсус кибетләрдән генә сатып алыгыз. Өченчедән, фейерверкларны йортларга һәм кешеләргә якын җирдә очырмагыз, ачык мәйданчыклар эзләгез. Пиротехника өстенә иелмәгез, ул эшләмәсә, аны сүтә күрмәгез.
Өченче кагыйдә. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез! Онытмагыз, елның кышкы чорында машиналар йөри торган өлешендә бозлавык барлыкка килеп, транспорт чарасын туктату кыенлашырга мөмкин. Шуңа да сез һәрчак юл кагыйдәләрен үтәп, балагызга үрнәк булырга тиешсез. Киләчәктә ул сезнең кебек эш итәчәген онытмагыз. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланыгыз!
Хөрмәтле машина йөр-түчеләр! Автомобиль белән идарә итү мөмкинлекләрен реаль бәяләгез, бигрәк тә һава торышы кискен үзгәрә торган вакытларда. Җәяүлеләр кичүенә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, маршрут транспорт чаралары тукталышларына, сәүдә-күңел ачу комплексларына якынлашканда бик нык игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык кае-шын эләктерергә, шулай ук, балаларны фәкать махсус кресло-җайланмада гына йөртергә икәнен онытмагыз. Баланы хәтта 5 минутка да, йоклаган чагы булып, уятырга кызгансагыз да, машинада беркайчан да ялгызын калдырмагыз.
Хөрмәтле җәяүлеләр! Светофорның яшел уты янса да, юлны чыгар алдыннан барлык машиналарның туктаганлыгына һәм сезне үткәрүенә тагын бер тапкыр игътибар итегез.
Дүртенче кагыйдә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Әгәр инде янгын чыга калса, кичекмәстән 01 номерын яки кәрәзле телефоннан 101 номерын җыярга кирәк. Электр энергиясен һәм газны сүндерергә, өйдәге барлык кешеләрне эвакуацияләргә кирәк. Янгынны үз көчегез белән сүндерү мөмкинлеге бар икән, тырышып карарга кирәк, әгәр инде ялкынны сүндереп булмаса, бүлмәдән чыгып китү сорала.
Шушы урында районыбызда балалар шуклыгы белән килеп чыккан ике янгын очрагы турында сөйләп узасы килә. Район үзәгеннән ерак булмаган бер авылда яшәүче әби-бабай янына кунакка бистәдә яшәүче оныгы кайта. 9 яшьлек малай ялдында торган газовая горелканы күреп, ничек эшләвен белергә тели. Кабызгач, горелканы агач бүрәнәләргә таба юнәлдерә һәм алар янып китәләр. Янгын чыгуын күреп, бала куркып кала, берәүгә дә бу хакта әйтмичә, урамга чыгып йөгерә. Ярый әле йорт хуҗалары бу хәлне үзләре вакытында күреп, янгынны сүндереп һәм өйләрен саклап кала алалар. Малай үз гаебен таный һәм киләчәктә инде ул мондый куркыныч уеннарны бүтән кабатламас дип ышанып калыйк.
Бистәбездә булган бер очрак турында да язып үтәсе килә. 8 яшьлек малай янына 7 яшьлек күршесе кереп, уйный башлыйлар. Бу вакытта өйдә әти-әни булмый. Малайлар урамда шырпы табып, аны печәнлеккә алып менәләр һәм уйнап карыйлар. Бу уйнауның нәтиҗәсе булып, печән яна башлый. Малайлар янгыннан куркып калмыйлар, аны үз көчләре белән сүндерергә алыналар. Су сипкәч, инде ялкынны җиңдек, дип өйләренә таралышалар, ләкин эштән кайтып кергән әти-әни печәнлектә төтенләү күреп, янгын сүндерүчеләрне чакыралар.
Минем балам мондый әйбер эшли алмас, дип, я кайсыбыз ышанып әйтә ала икән?! Юк, әлбәттә. Балалар һәрберсе кызыксынучан. Алар шул кызыксынучанлыклары аша тирә-юньне өйрәнәләр. Шушы вакытта нәрсә ярый, нәрсә ярамаганлыгын без — әти-әни өйрәтергә, аңлатырга тиешбез. Гомер ул бер мизгел, шуны онытмасак иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев