Яңа ел бәйрәмнәрендә күңел ачу һәм спорт чаралары
31 декабрь — «Балтач» үзәк паркында 19.00 сәгатьтә бик күңелле Бал-маскарад үткәреләчәк.
Игътибар! Һава торышы үзгәреп тору сәбәпле, Яңа ел бәйрәмнәре программасына үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Сайтыбызны күзәтеп баруыгыз сорала.
27-28 декабрь — Балтач спорткомплексында 09.00 сәгатьтә Балтач муниципаль районы башлыгы призына көрәш ярышлары үткәреләчәк.
28 декабрь — Карадуганда 09.00 сәгатьтә Р. Зәкиев истәлегенә районара хоккей турниры узачак.
28-29 декабрь — район мәдәният үзәгендә 19.00 сәгатьтә «Кыш бабайга хат» дип исемләнгән театральләштергән концерт тамашасы гөрләячәк.
29 декабрь — район үзәк китапханәсендә 14.00 сәгатьтә «Яңа ел могҗизалары» дигән бал-маскарад уздырылачак.
30 декабрь — район мәдәният үзәгендә 10.00 сәгатьтә «Ел спортчысы» билгеләнәчәк.
31 декабрь — «Балтач» үзәк паркында 19.00 сәгатьтә бик күңелле Бал-маскарад үткәреләчәк.
1 гыйнвар — Бөрбаш Сәрдегәнендә 17.00 сәгатьтә «Тау бәйрәме» гөрләячәк.
2-5 гыйнвар — «Балтач» үзәк паркында 18.00 сәгатьтә балалар өчен мәдәни-күңел ачу чаралары булачак.
3 гыйнвар — 12.00 сәгатьтә "Чана тау«да «Ралли чана» фестивале үтәчәк.
3 гыйнвар — «Сабантуй» ял паркында 09.00 сәгатьтә «Спортлы гаилә» фестивале уздырылачак.
3 гыйнвар — «Сабантуй» ял паркында 09.00 сәгатьтә «БалтасиСкиТим» призына мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында чаңгы ярышы узачак.
3 гыйнвар — район мәдәният үзәгендә 14.00 сәгатьтә анимацион фильмнар күрсәтеләчәк.
3 гыйнвар — «Тайгалак-шугалак» шугалагында 17.00 сәгатьтә яшьләр һәм яшүсмерләр арасында «Брумбол» спорт уеннары үткәреләчәк.
3 гыйнвар — район мәдәният үзәгендә 20.00 сәгатьтә дискотека гөрләячәк.
4 гыйнвар — чаңгы трассасында 09.00 сәгатьтә «БалтасиСкиТим» призына укучылар һәм чаңгыда йөрергә яратучылар өчен чаңгы ярышлары узачак.
4-5 гыйнвар — 09.00 сәгатьтә район шугалакларында «Хезмәт» газетасы призына традицион хоккей ярышлары узачак.
4 гыйнвар — Шеңшеңәр авылындагы «Батыр» яшьләр үзәге шугалагында 12.00 сәгатьтә «Шугалакта очрашырбыз» дип аталучы спорт уеннары үткәреләчәк.
4 гыйнвар — «Дулкын» бассейнында 13.00 сәгатьтә гаилә командалары көч сынашачак.
4 гыйнвар — район шугалак-ларында 19.00 сәгатьтә 35+, 45+ яшьтәге ветераннар командалары арасында хоккей ярышлары көтелә.
5 гыйнвар — Иске Салавыч авылының спорт залында 09.00 сәгатьтә Ф. Йосыпов истәлегенә, «Татарстан» хуҗалыгы призына шахмат турниры узачак.
5 гыйнвар — район мәдәният үзәгендә 10.00 сәгатьтә балалар өчен «Дуслар белән күңелле» тамашасы үткәреләчәк.
5 гыйнвар — район мәдәният үзәгендә 14.00 сәгатьтә «Мышиный переполох» анимацион фильмы күрсәтеләчәк.
5 гыйнвар — «Балтач» үзәк паркында 17.00 сәгатьтә керлинг буенча ярышлар уздырылачак.
5 гыйнвар — «Балтач» үзәк паркында 18.00 сәгатьтә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңелле уеннар булачак.
6 гыйнвар — «Балтач» спорткомплексы шугалагында 09.00 сәгатьтә «Алтын алка» хоккей уеннары оештырылачак.
6 гыйнвар — «Балтач-Арена» Боз сараенда 09.00 сәгатьтә районара хоккей турниры узачак.
6 гыйнвар — чаңгы трассасында 10.00 сәгатьтә чаңгы сезонын ачу планлаштырыла.
6 гыйнвар — район мәдәният үзәгендә 10.00-14.00 сәгатьтә балалар өчен Яңа ел тамашасы үткәреләчәк.
6 гыйнвар — район үзәк китапханәсендә 13.00-14.00 сәгатьләрдә күңелле чаралар узачак.
6 гыйнвар — «Тайгалак-шугалак» шугалагында 18.00 сәгатьтә яшүсмерләр уеннар үткәреләчәк.
6 гыйнвар — район шугалак-ларында 19.00 сәгатьтә 35+, 45+ яшьтәге ветераннар командалары арасында хоккей ярышлары көтелә.
7 гыйнвар — «Балтач» спорткомплексында 09.00 сәгатьтә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары узачак.
7 гыйнвар — район мәдәният үзәгендә 14.00 сәгатьтә «Снежный человек» нәфис фильмы күрсәтеләчәк.
7 гыйнвар — «Балтач» спорткомплексында 16.00 сәгатьтә мини-футбол буенча район чемпионаты узачак.
7 гыйнвар — «Балтач» үзәк паркында 17.00 сәгатьтә оешма-предприятие, учреждениеләр арасында керлинг буенча ярышлар булачак.
7 гыйнвар — Шеңшеңәр авылындагы «Батыр» яшьләр үзәгендә 19.00 сәгатьтә яшьләр арасында мини-футбол үткә-реләчәк.
7 гыйнвар — район мәдәният үзәгендә 20.00 сәгатьтә дискотека гөрлиячәк.
8 гыйнвар — район шугалак-ларында 09.00 сәгатьтә «Алтын алка» хоккей уеннары оештырылачак.
8 гыйнвар — «Балтач» спорткомплексында 09.00 сәгатьтә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышларының финалы узачак.
8-9 гыйнвар — Смәел авылы шугалагында 09.00 сәгатьтә Һадиев һәм Нәҗипов истәлегенә хоккей турниры узачак.
10 гыйнвар — «Балтач» спорткомплексы шугалагында 09.00 сәгатьтә «Алтын алка» хоккей уеннары оештырылачак.
13 гыйнвар — «Балтач» үзәк паркында 13.00 сәгатьтә «Иске Яңа ел» бәйрәме булачак.
Оештыру комиссиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев