Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел барыбызга да китерсен бәхет, шатлык!

26 декабрь көнне бистәбездә тантаналы рәвештә Яңа ел чараларына старт бирелде.

Бәйрәм «Җиз кыңгырау» парады белән башланып китте. Бу бәйрәмнең күрке булып берничә ел инде җигүле атлар тора. Районыбызның һәрбер хуҗалыгыннан атларны җигеп, бизәп, бистә урамыннан гармун моңнары белән үтү инде матур традициягә әверелде. 

Арада өчәр ат җигүчеләр дә бар. Алардан соң парадны бизәлгән автомашиналар һәм оешма-предприятие, учреждение коллективлары колоннасы дәвам итте. Чиратта «Балтач» үзәк ял паркындагы районыбызның төп чыршысының утларын кабызу иде. Шул көннән алып биредә көн дә төрле-төрле уеннар, җыр-биюләр тынмый. Кыш бабай белән Кар кызы, әкияти персонажлар балалар өчен Яңа ел каникулларын күңелле итеп үткәрү өчен төрле чаралар үткәрәләр. 

Ачылыш вакытында бистә урамыннан кәс-кәс атлап барган атлар арасыннан җиңүче хуҗалыклар да билгеләнде. Беренче урынны — «Якты юл», икенче урынны — Тимирязев исемендәге, өченче урынны «Татарстан» җәмгыяте атлары алды. Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз. Җигүле атларның татар халкының бер бизәге булуын онытмый, гореф-гадәтләрне саклап яшәсәк иде.

erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B