Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яралы йөрәкләргә рухи ял

Сәфәрне Балтач районы башкарма комитеты автобус hәм ягулык белән тәэмин итте, ә «Ватанны саклаучылар» фонды социаль координаторлары Дилүс Гатиятуллин hәм Гөлүзә Сәгъдиева бик мавыктыргыч итеп оештырды.

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең ата-аналары, хатыннары һәм балалары составында Балтач муниципаль районы делегациясе ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булган бөек тарихи - архитектура һәйкәле-Болгар шәһәрендә булды.

Алар Ак мәчеттә, Коръән музейларында, Болгар цивилизациясе музейларында, Сәхаб Габдрахман коесында, «Табиб йорты» музеенда, Төньяк мавзолейда, Хан сараенда һәм шәһәрнең башка истәлекле урыннарында булдылар.

Экскурсияне алып барган Люция Шамил кызының мавыктыргыч хикәясе ярдәмендә Идел буе болгарларының тарихын, мәдәниятен һәм көнкүрешен белделәр. Музейларда тарихи артефактларның бай коллекциясе белән таныштылар. Борынгы шәһәр җимерекләрендә Ислам мәдәнияте һәйкәлләрен үз күзләре белән күрделәр. Дөньядагы иң зур Коръәнне күреп, Габдрахман коесының (Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәкерте) шифалы суын эчтеләр. Елга порты яр буеннан Иделгә сокланып карадылар.  Җан белән дә, тән белән дә ял итеп кайттылар.

Һәлак булган сугышчыларның гаиләләре бу игътибар һәм сәфәрдән бик канәгать калдылар.

Сәфәрне Балтач районы башкарма комитеты автобус hәм ягулык белән тәэмин итте, ә «Ватанны саклаучылар» фонды социаль координаторлары Дилүс Гатиятуллин hәм Гөлүзә Сәгъдиева бик мавыктыргыч итеп оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев