Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Язылучыларыбызга, хат ташучыларыбызга рәхмәт!

Быел да була чебиләр — 20 чеби отучыныкы!

2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң күп язылучы җыйган хат ташучыларын бүләкләде.
Алар арасында райондашларыбыз, Балтач бистәсе хат ташучысы Сүрия Хәсәнова, Чепья почта бүлекчәсеннән Сиринә Әсхадуллина да бар. Ихластан котлыйбыз! Сүрия ханым үз участогындагы 102 йортта 90 кешегә «Хезмәт» газетасы яздырткан. Сиринә Әсхадуллина исә 189 йортта 164 райондашыбызны "Хезмәт«ле иткән. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!


Шулай ук район газетасы белән беррәттән башкала матбутына да яздыртып, югары күрсәткечләргә ия булган хат ташучыларыбыз да диплом белән бүләкләнде.
Балтач бистәсенең хат ташучысы Сүрия ханым бистәнең Нариман, Тукай, Комсомол авыллары халкына хезмәт күрсәтә-күрсәтә Балтач гимназиясенә кадәр барып җитә, Нәкый Исәнбәт урамы да аның карамагына керә. 2004 елдан бирле эшли инде ул почтада. «Идән юучы гына булып кергән идем, вакытлыча почта таратып тор әле, диделәр дә, эшемне ошаттылар, үземне яраттылар һәм менә шуннан бирле хезмәт итәм инде», ди ул. Район хәбәрләрен җиткереп торучы иң күп "Хезмәт«кә язылучыларның иң күбе шушы якта яшәүчеләр. Чиксез зур рәхмәтләребез барып ирешсен аларга, гомумән, барлык язылучыларыбызга да рәхмәтле без. Сүрия апага килгәндә, аның олыларны яратуы, хөрмәт итүе тормышында игелек булып кайткан: «бүгенге көндә ике улым да зур ярдәмчеләрем, берсе Казанда, берсе үз янымда тормыш корып яши, өч онык та малайлар, өйдә киленем бөтен эшемне дә эшләп тора», дип куанып әйтә ир балаларга бай әни һәм әби. 

Сиринә ханым биш ел инде Чепья халкына почта хезмәте күрсәтә, «Чепьяның ярты ягы минеке, ярты ягы Лукина Галяныкы, — ди ул. — Бәясе бераз үссә дә, кирәге кирәк бит әле монда, дип язылалар, укыйлар, район яңалыкларын яраталар». Сиринә ханым барысына да өлгерә, оныгын да тәрбияләшә, йорт эшләре дә үзенә, — кызганыч, моннан ике ел элек олы таянычы — ире мәрхүм булган, искә алуыбыз рухын шат кылсын, — әле почта кушкан барлык йөкләмәне дә үтәп барырга тырыша. Уңган хат ташучыларыбызга, чын мәгънәсендә, сокланырлык, бу яртыеллыкта да "Хезмәт«ебезгә яздыртуда зур уңышлар елмайсын аларга.
Быелның икенче яртыеллыгы өчен газетабызга язылучылар арасында янәдән 20 чеби уйнату булачак, тагын төрле бүләкләр дә көтелә. «Хезмәт» чебиләренең итләре тәмле була аларның, авырлыклары да күңелгә хуш килә торган. Язылучыларга бүләкләр турында алдагы саннарда тулырак әйтеп үтәрбез, ә хәзергә, әйдәгез, киттек "Хезмәт«кә язылырга, язылыйк та, районыбыз кешеләре, аларның матур эшләре, гыйбрәтле тормышлары турында укыйк, нәтиҗә ясыйк, басу-кырларга чыгыйк, фермаларны әйләник, илдәге вәзгыяткә кагылышлы темаларны да укыйк, онытмас өчен герйларыбызны да барлыйк, волонтерлар тырышлыгын да бергәләп бәялик, шигърияткә дә тукталыйк, барысын да сезнең өчен, сез укысын өчен язабыз, бергә булыйк, аерылмыйк, кадерле язылучыларыбыз!
«Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталарына язылу дәвам итә. Якындагы почта бүлекләренә яки хат ташучыларга мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев