Игелекле гамәл
Аллаһның рәхмәте белән 2025нче елда районыбызда гошер җыелды
Аллаһның рәхмәте белән 2025нче елда районыбызда 68,6 тонна гошер җыелды, шуның 61,1 тоннасы Казанга, Мөхәммәдия мәдрәсәсенә — 2,5, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә — 2,5, Россия ислам университетына — 6,5, «Ярдәм» мәчетенә — 36,6, «Зәкәт» фондына — 1,8, Ахмадхади Максуди малайлар пансионатына — 2,3, Әхмәдхади Максуди кызлар пансионатына — 2,2, «Рашидә» Коръән ятлау үзәгенә — 2,7, «Госмания» мәктәбенә — 2,0 тонна бәрәңге тапшырылды. Моннан тыш 3,5 тонна мәктәп һәм балалар бакчаларына, 2,0 тонна мохтаҗларга бирелде, Чутай авылыннан җыелган 2 тонна бәрәңге махсус хәрби операциядә катнашучыларга тәгаенләнде.
Шулай ук районда мөмкинлеге чикле булган гаиләләргә бәрәңге, суган, кишер, чөгендер таратыла башлады.
Кылган гамәлләрегез дәвамлы булсын, игелекләре үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сезгә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм дә үзебезнең кылган догаларыбызда Аллаһыдан сезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар сорыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев