Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Июнь аенда отпуск алмау хәерле. Нигә?

Ноябрьдә ял алу да финанс яктан отышсыз, бу айда 18 эш көне

Кайбер кешеләр июнь аенда ялга китәргә планлаштыра. Быел Татарстан халкына июнь аенда отпуск алу финанс яктан отышлы түгел, дип яза «Татар-информ» .

Хезмәткәргә ял алдыннан исәпләнә торган отпуск түләүләре суммасы айдагы көннәрнең уртача санына карап исәпләнә (29,3). Шул ук вакытта эш көненең бәясе аларның санына бәйле, чөнки һәр айда андый көннәр саны төрлечә.

Димәк, айда эш көннәре никадәр азрак булса, аларның бәясе шулкадәр югарырак, чөнки нәтиҗәдә хезмәт хакы үзгәрешсез кала. Димәк, аз гына эш көннәре булган айларда ял иткәндә, акчалата югалту суммасы да арта.

Агымдагы елның июнендә биш көнлектә эшләүче татарстанлыларның 18 эш көне һәм 12 ял көне булачак. Шимбә һәм якшәмбегә туры килә торган гадәти эш көннәреннән тыш, республика халкы Корбан бәйрәме уңаеннан – 6 июньдә, Россия көне уңаеннан 12 июньдә ял итәчәк. Шулай ук 13 июньдә өстәмә ял көннәрен күчерү сәбәпле ял булачак.

Ноябрьдә ял алу да финанс яктан отышсыз. Бу айда 18 эш көне. Татарстан хезмәткәрләре өчен отпуск өчен иң отышлы айлар – июль һәм октябрь. Бу айларда 23әр эш көне булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев