Ил өстендә мәрхәмәтлелек челтәре-2
Җыелма-күчерелмә мунчалар
Апара, пычрак, кан, тузан... Батырларыбыз алгы сызыктан тәмам хәлдән таеп чыгалар, яшел зонага якын-тирәдә аларга янәдән көч-куәт җыярга кирәк. Әнә шуны исәптә тотып, райондашларыбыз инде берничә мәртәбә батырларыбызга мунча ясап илтте. Волонтерларыбыз ул мунчаларны мохтаҗ егетләребезгә тапшырдылар.
— Балтачыбызның игелекле кешеләре ясаган мунчалар Донецкий, Луганский, Херсон якларына китте, — ди «Махсус хәрби операциягә ярдәм» группасын җитәкләүче Айдар Хисмәтуллин. — Дүрт мунча ясадык, өчесен илттек инде, берсен май аенда илтәчәкбез. Тагын берне сорыйлар егетләр, анысына финанс мөмкинлеге юк әле, аннан соң хәзер эш сезоны да җитте, безнең бит күбебез балта осталары, җәйге сезонда ныклап эшләп алабыз да, кышкы якка кергәч җиң сызганып янәдән фронтка булышырга тотынабыз. Аңа карап группаның эше туктап тормый, дәвам итә. Тагын бер мунчалык акча җыелса, әйбәт булыр иде, арыганлыкны басар өчен, тәндәге пычракны җебетер өчен егетләргә мунча бик кирәк, и сөенәләр инде алар мунча күрсәләр.
Өч мунчаны да халык ярдәме, эшмәкәрләр тырышлыгы, халыктан җыелган акчага материалын үзләре юнәтеп ясаганнар, өченчесенә төзелеш кирәк-яраклары алырга район хакимияте булышкан.
— Мунчаларны Азат Хисмәтуллин командалыгы астында, аның шәхси гаражында, СВОга битараф булмаган бертөркем райондашлар ясады. Эшмәкәрләр Ринат Ибәтуллин, Айрат Хәкимҗанов, Айрат Хәйруллин, Илнур Шәйхуллин, Марат Шәйхетдинов спонсорлык иттеләр. Зур рәхмәт барысына да. Егетләр өчен бик тырыштылар, вакытында өлгерттеләр. Соңгы илткән мунчаларны күчереп тә йөртеп була, сүтеп тә корырга мөмкин. Шулай ясамыйча булмый, чөнки егетләр алга күчә бара, күчкән саен бөтен әйберне дә үзең белән ташыйсы. Мизгел эчендә ул мунчаң көлгә дә әйләнергә мөмкин бит әле, тыныч җирләр түгел ләбаса. Барысын да күздә тотып эшлибез, егетләр ничек әйтә, шул тәртиптә ясарга тырышабыз. Иң мөһиме, андагы егетләр нык булсыннар, исән калсыннар, җиңә барсыннар, ә без аларның сорауларын игътибарсыз калдырмабыз, сораган әйберләрен юнәтербез, илтербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев