Илебезнең тынычлыгы өчен яшьлегебез белән түләдек (+фоторепортаж)
Кичә Ватан сагында чакларында хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветеран ир-егетләребез Казан юлы өстендәге һәйкәл янына җыелып Искә алу, кайгы көнен билгеләп үтте.
- Хәрби бәрелешләрдә күргәннәрегез-кичерешләрегез бүген дә йөрәгегездән китмидер. Шул авыр халәтләрне хәтер сандыгында йөрткән килеш тә сез районыбыз тормышында күркәм хезмәтләрегез белән мөһим урын биләп торасыз, балалар үстерәсез, аларга тиешле тәрбия һәм белем бирәсез, - диде ул хәрбиләргә тирән хөрмәтен белдереп.
Җыр-музыка, ялкынлы чыгышлар белән барган митинг Казан юлы буйлап үткән юлаучыларны да әсир итте, туктап, карап, тыңлап торучылар да булды.
- Бергә хезмәт иткән иптәшем дошман явында чакта үз кулларымда үлде, - ди әфганчы Дилүс Гатиятуллин. - Менә иртәгә каберен зыярат кылырга барабыз. Үлем белән яшәү арасында йөргән чаклар истән чыкмый. Илкүләмендә мондый бәйрәм игүлан ителгән икән, һәрберебез дә аңа хөрмәт белән карарга бурычлы, узган ел митингка күп килгән идек, быел күбебез күренми.
Чыннан да, быел кеше аз дип сөйләштеләр узган елгысы белән чагыштырып, печән өстен, бакча эшен сәбәп иттеләр... Район хәрби комиссары да күренмәде, аның килүен, котлавын зарыгып көтсәк дә... Һәйкәл тирәләрен дә печән баскан, җыештырып аласы булыр дип фикерләште егетләр. Әле монда самолет та, БТР да куелачак икән, һәйкәл алдын да ремонтларга исәпләре.
Күңелләрне кузгаткан митинг ахырына якынлашты. Гаиләләре белән килгән хәрбиләр кайту ягына кузгалды, әфганчылар бер-бер артлы фотога төште, Чәчәндә хезмәт иткәннәр бергә җыелып калды. Әлеге хәрби ветераннарга карыйсың да, үзе бер фильм төшерерлек язмыш кешеләредип уйлап куясың, ниләр генә күрмәгәннәр һәм кичермәгәннәр. Фильм төшерергә хыялланып йөрүчеләргә урынлы тема.
Илебезнең тынычлыгы өчен яшьлегегез белән түләгән хөрмәтле ир-егетләребез! Сезгә һәрбарчагызга да тазалык-тынычлык, имин дөньяларда шатлык-куаныч, гаилә тигезлеге, иминлеге белән яшәвегезне телибез. Күкләребез аяз булсын, сугышлар күрергә язмасын.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев