Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Илгә батыр уллар үстергән аналар

Республикабыз көнен һәм дә Балтачыбызга 95 яшь тулуны бәйрәм иткән мәлләрдә махсус хәрби операция зонасында башын салган батырларыбыз — Түнтәр авылы егете Тимур Хәйруллин белән Балтач егете Фәнис Шәмсетдиновның һәлак булганнан соң бирелгән Батырлык ордены кайтты.

«Сабантуй» ял паркында узган тантаналы чарада Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач районы хәрби комиссары Дамир Нурмөхәммәтов һәм ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Семенова белән әлеге орденнарны батырларга гомер биргән, аларны үстергән герой әниләр Гөлниса Хәйруллина белән Сөмбел Шәмсетдиновага тапшырдылар.

— Минем әнием үзе дә герой, — ди Тимур батыр-ның сеңлесе Лилия. — Бала хәсрәтен ничек тә күтәрә, улымның рухын моңсуландырмыйм, сулар эчендә яткырмыйм, дип, сабыр булырга тырыша. Алла боерса, әнием 70 яшен тутыра. Орден озак кайтты, әмма без аны сабыр гына, моңсу горурлык хисләре белән зарыгып көттек.
Орденны Гөлниса апа даруларын эчә-эчә сәхнәгә менеп алды. Күз алдыннан кабаттан Тимур улы үтте, шунда, халык арасында гына кебек, бер кул сузымы кадәр генә арада басып торадыр сыман. Тик, яхшылып карасаң, ул түгел, улына охшаган кеше генә икән. Улларының үле гәүдәләрен җир куенына иңдерә алмаган аналарга әнә шулай газапланырга калды хәзер.

Орден алгач, Гөлниса апа төш күрә. Авылда бөтен кешегә җир биргәннәр, шул җирдә кешеләр агачлар утырта. Гөлниса апа нәрсә утыртыйм микән, дип басып торганда, каяндыр Тимур улы килеп чыга. — Улым, моңарчы кая булдың син? — дип сорый ана. — Әни, сорама, бер нәрсә дә әйтмим, мин күргәнне кеше күрмәсен, — ди дә Тимур, янә югала.
Көтә әле ана, кайда йөри микән бу малай, дип көтә, һаман да ышана алмый. Ышанып була торган хәлләр мени?.. Бары бер уй — минем улым герой, мин батыр бала үстергәнмен икән, дигән уй гына җанны җылыта.

Лилия абыйсы ялга кайткач төшергән видеолардан сюжет ясаган. Абыйсы Украинага махсус хәрби операциягә киткәндә Лилия Казанда яши иде, аннан әни ялгыз калды, әнине ташламыйм, дип авылга торырга кайтты. Нәни кызы бар. Шул нәни кызны Тимур абыйсы и ярата торган була, ялга кайткач бигрәкләр дә яныннан китми.

— Кызым абыйсын бик сагына, — ди Лилия. — Киемен күргәч, абый китте, абый китте, дип кабатлап йөри. Китте шул, китте, инде җәйләр үтте, көзләр җитте. Тик йөрәктәге югалту газабы гына сүрелми. Абый яраланды да, Ростов каласындагы госпитальгә эләкте. Шуннан кайткач видеога төшергән идем аны. Абыйның өс киемендә дә ярык иде, ядрә ярыгы...
Гәүдәсе кайтмагач Гөлниса апага тагын да авыр, — дип сүзгә кушыла үзе дә бала хәсрәте күргән Сөмбел ханым. — Бичара шуңа тилмерә. Сәхнәгә чакырганчы йөрәк даруын эчеп кенә торды инде. Без менә алып кайтып җирли алгач, зиратка бара алабыз. Бик елаштык Гөлниса апа белән. Сагыш кая барсын, йөрәкләрне телгәли ул. Орденын алу да елмаясы килә торган әйбер түгел. Читен, бик читен, бала бит. Искә төшә инде, өрлектәй егет җибәрдем бит мин. Элеккеге янып торган Сөмбел түгелмен инде хәзер, бетте, сүрелдем. 11 сентябрьдә баламның чыгып киткәненә 1 ел була. 1 ел мин баламны кочаклый да алмыйм, улым дип тә әйтә алмыйм, ул миңа да әни дип дәшә алмый. Мондый хәсрәтне дустыңа түгел, дошманыңа да тели торган түгел... Бигрәк кызганыч. Фәнис декабрьдә үлде, февральдә җирләделәр, ордены җирләгәчтен алты айдан соң кайта диделәр, нәкъ шулай булды да. Авыр, бик авыр. Ярый гәүдәсен алып кайтып җирли алдык. Хәрби хәрәкәт ветераннары Фәнис улыма истәлек тактасы да куйды, зур рәхмәт аларга. Капкада ике такта тора хәзер, ирем дә әфганчы бит минем, ул да исән түгел инде. Акчасыз да яшәдем мин, ул чакта өч балам да янымда иделәр, хәзер менә Фәнис улым юк инде. Сагыну газабыннан сөяктәге сеңерләремә кадәр суырыладыр кебек кайчакта.

Хәсрәтне бәяләп маташырга кирәкми, хәсрәт бәяләнми ул, эчтән кимерү, яну, сыкрау, үзәк өзелү, сагышка бату бернигә дә карамый үз ролен уйнаудан туктамый. 

Менә тагын Сөмбел апа иске телефоныннан улының фотоларын карый. Балалары ул телефонны яшереп тә куеп карады инде, кулына килеп керсә, шундагы фотоларга тик багынып утыра. Сагыналар аналар улларын, ничек кенә сагыналар әле...
Рәхмәт сезгә, герой аналар, илгә шундый курку белмәс, көчле, кыю балалар үстергәнегез өчен! 

Улларын махсус хәрби операция зонасына озаткан барлык әниләргә дә күркәм сабырлыклар телибез, алар алдында башыбызны иябез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев