Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Йөздәге сырлы эзләрдән тормыш сынаулары күренә

Август аенда Норма авылында яшәүче Зөлхәбирә Галиева үзенең олуг юбилеен – 95 яшьлек туган көнен билгеләп узды.

Бу көнне юбилярны котларга район һәм җирлек җитәкчеләре, Зөлхәбирә апаның балалары, кияү-киленнәре, онык һәм оныкчыклары җыелган иде.

Зөлхәбирә апаның тормыш юлы бер дә җиңелләрдән булмаган. Үзенең балачагын, хезмәт һәм тормыш юлын сөйләгәндә юбилярның йөзендәге сырларына күзем төште. Юк, картлык галәмәте түгел бу. Әлеге сырлар аның михнәтле, газаплы балачагын һәм үсмер чагын тасвирлый, бала югалту ачысын да ачып бирә.

— Мин Норма авылында туып үстем. Кечкенәдән үги әни белән үсәргә туры килде, ләкин ул мине бервакытта да какмады, һәрбер эшкә дә өйрәтте, үзеннән калдырмады. Белемем өч класс кына минем, дүртенче сыйныфка Балтачка барып укырга тиеш идем, ләкин укый алмадым. 12 яшьлек чагымнан мин инде колхозда эшли башладым. Сугыш башланган көнне дә хәтерлим. Иртәгә Сабан туе дип сөенешеп йөргәндә, сугыш башланган дип шау итте бөтен авыл. Шуннан башлап бар да сугышка китә башлады. Халыкның бер башы Шәмәрдән тавында, икенче башы Балтач башында иде, шуның кадәр халыкның киткәнен карап озатып калдык. Әнинең дүрт энесе берьюлы киттеләр. Өчесе кайттылар, берсе яу кырында ятып калды. Без гаиләдә ике бала идек, абыйны ФЗӨгә алдылар, әти олы яшьтә иде, аны Казанга хәрби заводка эшкә җибәрделәр, шуннан соң мин әни белән калдым. Әни кайда эшләсә, мин шунда идем. Алар нишләсә, мин шуны эшләп үстем. Яшелчәләр үстерүдә эшләде хатын-кызлар. Җирне китмәнләп, чәчеп, чүпләрен утап, җитешкәч җыеп, подвалга алып кайталар иде. Яшелчәләрне атка төяп, Арчага илтәләр иде, без шул ат яныннан җәяүләп бара идек, Арчада яшелчәләрне кабул итсәләр, атка утырып кайта идек, кабул итмәсәләр, янәдән җәяүләп кайтасы. Язга чыккач яшелчәләрне орлыклыкка утырта идек. Аякта чабата оек, чыгып басу белән аңа су үтәр иде, башка кияргә әйбер булмаган вакытлар иде, шуңа түзеп йөри идек. Шул чабата астына күтәртмә итеп бер такта кагалар иде, аның белән абына-сөртенә йөри идек. Безнең бакча башында гына атлар бар иде, Салавыч як болынында кар эрү белән барлыкка килгән үләнне йолкып, шул атларга алып кайтып ашаттык. Кичкесен әниләр окоп казырга китәләр иде, без дә алардан калышмыйбыз. Алар чокыр казый, без өстән алар ыргыткан балчыкны кәшәләп торабыз. Җәйгә чыккач янәдән яшелчәгә китә идек. Сулар сибеп, чүбен утарга. Чүбен җыеп барып, кайткач аннан аш пешерә идек... (Зөлхәбирә апа бу урында инде күз яшьләрен тыя алмыйча елады. Аны юатырлык сүзләр дә табып булмады. Алар күргәнне безнең буын күрмәде, шөкер. Күрергә дә язмасын — З. Ф.)

— Аннан әни белән икебез подвалда эшләдек, кыш буе тимер пич яга идек. Подвалга басудан бәрәңге кайта иде. Аның өшегәне дә, черегәне дә була иде, шуларны аралый, черегәнен чыгарып ташлый идек. Шуңа мин укырга бара алмадым. Мәктәптән чакырып киләләр иде, бер атна укый идем дә, әни подвалда берүзе генә булгач, аны жәлләп тагын эшкә кала идем. Ул вакытта бураннар көчле була иде, подваллар күмелеп бетә. Черек бәрәңгеләрне шул көртләрне казый-казый тышка чыгарып күмәр идек. Шулай итеп гомер ителде. 

Сугыш тәмамлангач та колхозда эшләдем, башка бер җиргә дә китмәдем. Урман кисәргә җибәрәләр иде, күлгә мунчала төше-рергә дә, барлык бала-чаганы фермадагы малларга яфрак әзерләргә дә йөртәләр иде. Аннан берзаман юл эшләү китте. Алтышар кубометр юл салырга таш чаба идек. Кайда тәгәрәп төшкән таш бар, аларны капчыкларга төяп, өстерәп йөри идек. Игеннәр өлгергәч, аларны суга идек. Кечкенә вакыттагысы бигрәк тә күңелгә кереп калган, әниләр урак урганда аларны кар кап-лап китә иде. Алардан соң өзелеп төшеп калган башакларны җыя идек. Аларны тутырабыз да, алар урган көлтәләрне җыеп, чүмәлә өябез... Үзем шикелле кечкенә бер малайга трактор бирделәр, мине сука артына утырттылар, тарта алмаса күтәрәм, тарта алса, төшерәм суканы. Ул малай мине йоклап китеп, егылып төшмәсен диптер инде бау белән бәйләп куя иде. 

Бервакыт атлар үлә башлады. Алар хәлсезләнеп егылгач, бастырып куя идек, алар икенче якка аварлар иде. Үлгән атларның тиреләренә кадәр бүлгәләп алып кайтып китәләр иде. Ачлык вакыты шуңа да этәрде.

Фермадан тиресләр чыгарып, аны кечкенә чана белән басуга алып барып, тарата идек. Кыш җитсә, Салавыч болыныннан торф чыгара идек. Шулай итеп балачактан бөтен михнәтләрне күреп, барлык эштә дә катнашып үстек.

Аннан инде шушы авыл егете Муллагариф белән 1950 елда гаилә корып, сигез балабыз булды. Дек-рет ялында да утыруны белмәдем, өйдә әби булгач, эшкә чыгаралар иде. Иң олы балабыз Зөфәр, аннан Харис, Мөдәрис, Фирая, Хидая, Гөлирә, Сылу, Нурия. Оныкларга да бик бай мин, барлыгы 27 оныгым, 49 оныкчыгым һәм 5 туруным (оныкчыкның баласы) бар. Бүгенге көндә 89 нәсел дәвамчысы янына кияү-киленнәрне дә кушкач, 123 булыр идек, тик кызганыч, ике улым, бер оныгым һәм бер киявем мәрхүмнәр инде. Харисым сигезенче класстан эшли башлаган бала иде, бик тырыш, хезмәт сөючән иде, пенсиягә чыгар-чыкмас вафат булды. Олы улым Зөфәр токарь булып эшләгән иде, ул да вафат инде. Үзем 41 яшемдә тол калып, балаларны аякка бастыру өчен бик тырышкан идем. Гарифнең сугыш яралары бик күп иде шул, шулар газаплады аны, хастаханәгә китеп кырыгышар көн ятып кайта иде, соңгы китүендә кайтмады да инде... Тормыш иптәшеңне, балаларыңны югалту бик авыр хәсрәт икән, сеңлем, аны сүзләр белән генә дә аңлатып булмый. Ярый әле янәшәмдә әни, әби, дип өзелеп торучы балаларым, кияү-киленнәрем, онык-оныкчыкларым һәм аларның гаиләләре бар. Балалар үскән вакытта да берсе дә йөземә кызыллык китермәделәр, гаиләдәге хәлне аңлап, һәрберсе тырыш булып үсте. Тормышта үз юлларын табып, гаилә корып, матур итеп яшиләр. Кияү-киленнәрем дә бервакытта да авыр сүз әйтмәделәр, әни, әби, дип хөрмәтләп дәшеп, кадер-хөрмәттә яшәттеләр. Кечкенәдән балаларның һәрберсен бер-берегезгә әйбәт булыгыз, начар сүзләр ишеттермәгез, ярдәмләшеп яшәгез, туганлык җепләрен өзмәгез, дип үстердем. Нәтиҗәсе дә булды, шөкер. Балаларым шундый әйбәт булганга Аллаһы Тәгалә миңа озын гомер биргәндәдер. Бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен, нәрсә киясем килсә, шул бар, нәрсә ашыйсым килсә, шуны алып кайтып торалар. Газаплы тормышымның киләчәге шундый матур булганына шөкер итеп яшим. 

Бүгенге көндә Зөлхәбирә апа тормыш иптәшен югалткан кызы Сылу белән яши. Ишегалдына кереп килүгә үк сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый торган матурлык, гүзәллек дөньясы каршы ала. Өйдә дә күңелгә рәхәт мохит. Зөлхәбирә апа янына дәү әни дип чәчәк бәйләмнәре күтәреп килгән оныклардан сирпелгән җылылыкны, кадер-хөрмәтне күреп, күңелләр тула. Шушы матур, бәхетле тормышлары әле дәвамлы булып, һәрбер көнгә шөкер итеп, сөенеп яшәргә язсын иде Галиевлар нәселенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев