Йөзләреннән шатлык нурлары китмәсен!
Районыбыз күрке, горурлыгы булган хезмәт ветераннары бәйрәмнең төп бизәгенә әверелде
Залда утырган өлкәннәребезнең йөзләрендәге шатлык нурлары күңелләрне иркәли, барлык борчулар да онытылгандай тоела, нинди генә авыр чорларны узсалар да, яши белгән, елмаю чаткыларын да җуймаган яраткан әбиләребез, әниләребез, бабаларыбыз, әтиләребез шул алар!
Район мәдәният үзәгенә Өлкәннәр көне уңаеннан төрле җирлекләрдән матур чарага җыелганнар. Чыннан да, чара күтәренке рухта оештырылган иде, бәйрәм башында ук һәвәскәр артистларыбыз пәнҗешәмбе базарыннан спектакль-сюжет тәкъдим итте, ул сюжетта хәзерге заман өлкәннәренең ни дәрәҗәдә алдынгы карашлы булып, күңелле итеп яши белүләрен танып белдек.
Районыбыз күрке, горурлыгы булган хезмәт ветераннары бәйрәмнең төп бизәгенә әверелде. Күңелләр тулы дулкынлану хисләре, изге теләкләр! Туган җирләренә төбе-тамырлары белән береккән, үзләре үрнәгендә балалар тәрбияли алган өлкәннәргә сокланмый мөмкин түгел. Сабырлык һәм зирәклек үрнәге булып торган ветераннарыбызга Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин ихлас теләкләрен җиткерде:
- Илебездә матур һәм истәлекле ункөнлекнең берсе Өлкәннәр декадасы игълан ителде, дип башлады сүзен районыбыз башлыгы. – Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез намуслы хезмәтегез аша районыбыз тормышына лаеклы өлеш кертүчеләр, ил-көнгә игелекле балалар, оныклар үстерүчеләр, эш-тәҗрибәгезне хәзерге буынга өлге итеп тапшырып калдырган олы шәхесләр! Сезне Балтач район советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән якты бәйрәм – Халыкара Өлкәннәр көне белән ихластан котлыйм һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. Тормышта авыр минутлар булганда киңәш сорап сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезнең белән шатлык-уңышларыбызны уртаклашабыз.
Бүгенге көндә районыбызда 8380 өлкән кеше яши, шулар арсыннан 182 кеше 90 яшьтән олырак, Түнтәрдән Нина Зарипова, Кургемнан Фекла Халтурина, Яңгулдан Маһимакал Сафиуллина 100 яшьтән уздылар инде. Бөек Ватан сугышы елларында авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган әби-бабаларыбыз, сугыш чоры балалары дип йөртелгән абый-апаларыбыз аерым хөрмәткә лаек. Зур җиңүләребез бар икән бу беренче чиратта сезнең фидакарь хезмәтегез. Ару-талуны белми, көнне төнгә ялгап кылган игелекләрегез өчен олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Укыган ихлас догаларыгыз илебезне сакларга киткән егетләребезгә бик кирәк. Уллары, оныклары, кияүләре, туганнарының исән-сау әйләнеп кайтуларын көткәннәргә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен, илебез тыныч, күгебез аяз булсын.
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәеваның котлау сәламнәре өлкән тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде. Башкаладан килгән хөрмәтле кунагыбыз бәйрәм белән чын күңелдән тәбрикләп, республикада 25 процентка якын өлкән кеше гомер итүен, шуның 300гә якыны 100 елдан күбрәк яшәүчеләр икәнлеген билгеләп үтте.
«Тормышка актив карашыгыз, илебезгә ныклы нигез салып калдырганыгыз, туган телне, әхлакый кыйммәтләребезне саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә! Барысы да яхшы булсын, сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, актив тормыш алып барудан туктамагыз», диде ул.
Бүләкләү мизгелләре якынлашты. Иң элек пар канатлы сикәлтәле гомер юлларыннан 50-55 ел бергә, уйны-уйга ялгап, куллар тотынышып үткән өлкән яшьтәге парлар, юбилярлар – Нөнәгәрдән Розалия белән Нургаяз Әүхәдиевлар, Балтачтан Гөлирә белән Халит Заитовлар, Рәсүлә белән Рәшит Хөснетдиновлар, Нормадан Фәридә һәм Сәйдәш Исрафиловлар, Карадуган җирлегеннән Нурия белән Равил Җәләлиевлар, Югары Шубаннан Рәшидә белән Габделәхәт Җәләевларны район башлыгы шәхсән үзе котлады, үрнәк гаилә булганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Районның ветераннар советы рәисе Радик Михайлов район социаль яклау бүлеге оештырган күркәм бәйгеләргә йомгак ясап, җиңүчеләрне сәхнәгә дәште. Менә кемнәр алар – Чутайдан Гөлзифа Нәҗипова, Балтачтан Татьяна Фәләхетдинова, Түбән Субаштан Гөлҗифар Зәкиева, Чутайдан Әлфинур Сафиуллина, Балтач бистәсеннән Рамай Сабиров, Фәридә Николаева, Нурания Әхмәдуллина, Язилә Сәлахова, Чапшардан Илзия һәм Айрат Мәдьяровлар, Аланнан Рәдис Мотыйгуллин, Чапшардан Шамил Габделхаков, Соснадан Дилә Гарипова. Иң күп һәм гигант кабак үстерүчеләр булып Чутайдан Рәдис һәм Гөлзифа Нәҗипова гаиләсе, Салавычтан Рамил Хөрмәтуллин танылды.
Бәйрәм тәмам. Күңелләрдә якты хатирәләр. Рәхмәт оештыручыларга, рәхмәт җырчыларга-биючеләргә, нәфис сүз осталарына, чәй белән сыйлаучыларга! Мондый хөрмәт күрсәтүнең тәэсире киләсе елга хәтле барачак әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев