Истəн чыкмый үзен хəтерлəтə Əфган җиле, Әфган сугышы
15 февраль совет сугышчыларының Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә.
Ун елга якын барган сугышта безнең районнан 185 кеше катнаша. Ике райондашыбыз — Тәлгать Гыйлванов белән Рөстәм Гарифуллинның яшь гомерләре шунда өзелә. Сугыштан исән-сау калып туган якларына әйләнеп кайтканнарның да күпмесе мәрхүм инде. Аларны искә алуыбыз рухларын шат кылсын. Әфганстан җиреннән исән-сау кайткан райондашларыбыз күңелендә Әфган сугышы, Әфган җиле мәңгегә сакланып калган.
Бүгенге язмам герое Рамил Нигъмәтҗанов 1963 елда Нөнәгәр авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Энесе белән кечкенәдән кул арасына кереп, авыл хезмәтендә кайнап үскән егетләр булалар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рамил абый укуын Ключище училищесында бухгалтер буларак дәвам итә. 1982 елның март ахырында ул армия сафларына алына. Төркмәнстанда яшь сугышчы курсы үтә, анда берничә ай гына булырга туры килә аларга, июньнең 20сеннән соң Әфганстанга җибәрәләр. Районнан алар армия хезмәтенә егермеләп егет китәләр, ә Кандагарга бишесе керә — Рамил Нигъмәтҗанов, Илшат Нурмөхәммәтов, Валерий Чуртанов, Валерий Матвеев һәм Альберт Вәлиуллин (икесе дә мәрхүм инде). Шул вакыттан алар гел бер-берсенә ярдәм итеп торалар, бүген дә алар аралашып, шул елларның истәлекләрен барлап, күңелгә сеңеп калган Әфган җилен искә алалар. Шул чактагы авырлыкларның ни дәрәҗәдә булганын алар үзләре генә белә. Ул хакта артык сөйләргә дә яратмыйлар, алай да Рамил абый белән инде хәзер тарихи вакыйга булып торучы ул көннәргә яңадан кайтып килдек.
Рамил абыйдан Әфганстанда нинди сугыш барганын белеп бардыгызмы дип кызыксынам.
— Тауларда атарга дип (горная стрельба) Кушка шәһәренә бардык, аннан кайтканда Әфганстаннан кайтучы егетләр белән поездда бергә кайттык. Алар Кандагар шәһәреннән кайталар иде, бик авыр сугышлар бара дип сөйләделәр.
— Анда җибәрәселәрен белгәч нинди хисләр кичерелде, алар хәтердәме?
— Борчылып йөргәнемне хәтерләмим, чөнки ул вакытта халык патриотизмда тәрбияләнде. Армиягә баргансың икән, ватан кушкан икән, сугышына да барырга кирәк дип таптык. Анда барасы билгеле булгач, якыннарыма хат юлладым. Кемнәндер ишетеп, авыр кабул иткәнче, үземнән белсеннәр дидем. Без бик әйбәт гаиләдә үстек, әти-әни бик тырыш кешеләр иде. Борчылмагыз, Әфганстанга кертәләр, бар да әйбәт булыр, дидем. Аларда борчылу тудырыр сәбәпләр дә юк иде, чөнки аннан табутта кайткан солдатлар ул чорда булмады, телевизордан да бу теманы зур итеп алып сөйләмәделәр. Алар белән Әфганстанга киткәч тә хат алышып тордык. Рейдларда вакытта хатларны безгә вертолеттан атып китәләр иде. Бары тик туган җиреңнән, гаиләңнән, туганнарыңнан читтә булганда гына аларның кадерен чын-чынлап аңлыйсың икән ул.
— Күңелгә сеңеп, әле дә искә төшә торган авыр мизгелләр белән бүлешегезче?
— Анда килеп төшүгә безне эссе һава каршы алды. Тирә якта таулар. Ашау ягы бик начар иде. Өч-дүрт кешегә бер килька консервасы бирәләр, сохари да аз эләгә иде. Безгә бирелә торган сухой паектагы печать 1962 елгы иде, димәк, миннән бер яшькә олы.
— Үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килмәдеме? Мин инде моннан чыга алмам дигән уйлар булмадымы?
— Мине төнге прицелга куйдылар, чөнки өлкән стрелок идем. Рейдлар вакытында, хәзер аны зачистка дип атыйлар, тикшерергә алдан безне җибәрәләр иде. Өйрәнүләр вакытында әйбәт атуым нәтиҗәсендә шундый урынга билгеләделәр мине. Төнлә барганда да берәр шикле әйбер күренсә, безне җибәрәләр иде тикшереп килергә.
Инде моннан исән чыга алмам дигән чак-лар да булды. Чолганышта калып, икешәр, өчәр көн ярдәм көткән чорларда, патроннарның санын саный башлый идек. Үлем янәшә йөрсә дә, гомерем анда өзеләсе булмагандыр. Үзем дә фугаста шартлап, бик нык контузия алган идем. Аның зәхмәте гомер буена җитте. Яраланганнан соң госпитальгә бармаска тырыша идек, чөнки аннан я тиф, я малярия, я сары авыруы ияртәсең, алар инде сәламәтлекне бик нык какшата иде. Сары белән авырган егетләр тау-га көчкә менеп җитәләр иде. Аларның боеприпасларын, калган әйберләрен бүлешеп, үзебез күтәреп менә идек. Сугыш барышында хезмәттәшләрнең яралануын да, үлүен дә күрергә туры килде...
— Рамил абый, сугыштан соң гади тормышка кереп китәргә авыр булдымы?
— Мин сугышта 2 ел да 2 ай булдым... Аннан туган авылыма кайттым. (Берара Рамил абый сүзсез генә тынып калды. Бу мизгелдә аның күңелендә нинди хисләр булгандыр, әйтүе кыен. Ничә дистә еллар күңел түрендә яшеренеп торган авыр тойгылар янәдән тышка бәреп чыкты кебек тоелды — З. Ф.). Кайткач та шуны кабул итүе авыр булды, кешеләр юктан гына да кычкырып көләләр, ә син басып торасың инде, я, монда нәрсә көлке соң, дип. Бәйрәмнәр вакытында гел Әфганда калган егетләрне уйлый идем, без монда бәйрәм итәбез, алар анда нишли икән, дип. Монда бала-чагалар көлеп уйнап йөриләр, ә тегендә балалар елыйлар... Автомат тоткан 5-6 кеше өеңә керә бит зачистка вакытында. Кереп кенә калмыйсың, актарып чыгасы, хәтта идәндә торган сандыкны да урыныннан күчереп карый идек, аның артында җир асты юлы юкмы икән дип. Без аннан тыныч тормышның нәрсә икәнен чын итеп төшенеп кайттык, анда көн дә көрәш бара, ә син шунда катнашасың, башкача хакың юк. Шул мизгелдә генә тыныч тормыш, туган як, әти-әни кадерен мең кат аңлап төшенәсең...
Яңадан туган ягына әйләнеп кайткач Рамил абый мәдәният өлкәсендә эшли башлый. Кечкенәдән бирелгән сәләте була аның — баянда уйнау. Сәләтле егеткә авылдашы Зиннур абый тальянда уйнарга ике көй өйрәтә — «Бер кыз бала җыр чыгарган» һәм "Зәңгәр күл"не. Рамил абыйның сәләтен күреп, әти-әнисе аңа Комзавод авылыннан тальян алып бирәләр, өченче класста укыган чагында баян бүләк итәләр. Рамил абый бүгенге көндә дә уйный, күңелләргә үтеп керерлек итеп уйный. Районыбыздагы һәрбер чараның ачылышында катнаша ул, үзе кебек бертөркем гармунчылар белән милли көйләрне тамашачыларга, районыбызга килгән кунак-ларга бүләк итәләр. Элек-электән инде ул авылларда үткәрелгән туйларга баяны белән йөргән. Шунда булачак тормыш иптәше, Субаш кызы Наиләне очратып, мәңгелек яры иткән. Уллары Раил бүгенге көндә әти-әнисе өчен төп терәк-таяныч булып яши.
Иҗат кешеләрен нечкә күңелле була диләр, Рамил абый тыныч, салмак кеше. Нечкә күңелле кеше Әфганның үтәли җилләренә түзә алыр идеме икән? Тын алып булмыйча, аяз күккә карап соңгы сулышымны алам дигәндә, кабат яшәргә көч таба алыр идеме икән?!
Әфган сугышы... Яшь гомерләрнең астын өскә китергән сугыш... Тик кайсы гына әфганчы белән сөйләшмә, аларның һәркайсы янәдән сугышкан җирләренә барып, андагы бүгенге тормышны күрергә телиләр. Алар Әфганстаннан инде күптән кайткан, тик яшьлекнең бер мизгеле шунда калган...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев