Югары Сәрдек авылында һәйкәл ачылды
Бүгенге матур тормыш өчен гомерләрен биргән, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, шушы һәйкәлдә язылган газизләребез өчен дога кылыйк
Татарстанның иң төньягында, Киров һәм Мари өлкәләре белән чиктәш булган, 6 хуҗалыклы 14 кешедән торган Югары Сәрдек авылы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, 200ләп сугыш һәм тыл ветераннарының истәлек тактасын ясатып, төрле якка сибелгән авылдашларны җыеп, зурлап кунак итте.
Ышанасызмы? Гаҗәп бит. Ничек инде, 80 ел буе ветераннар искә алынмаган мени дияр кемдер? Искә алынды, ел саен яки ике елга бер мәртәбә авылдашлар җыелып, әрвахлар рухына багышлап дога кылып, бер-берсе белән күрешеп аралаштылар. Ризыклар белән тулы өстәл артында кунак булдылар.
Бу быелгы зур эшнең башында торучы Дамир Ризванов тәкъдиме, авыл халкы һәм авыл җирлеге башлыгы белән килешеп, һәйкәл салу турында авыл группасына хәбәр салалар. Шушы авылдан чыккан читтә яшәүче кешеләрнең балалары, оныклары сәдакә-акча җибәрә башлыйлар, бу башлангычны күтәреп алалар, рәхмәтләрен юллыйлар. Шул мизгелдәге күңелдәге рәхәтлекне, сөенечләрне аңлатып бетереп булмый. Бушап калган авыл яңадан терелеп, яшәреп киткән кебек тоелды.
Соңгы айларда менә шушы хисләр белән яшәде Югары Сәрдек халкы. Дамир, бу эшне башыннан ахырына кадәр үз кулына алып, эшнең барышын, тотылган чыгымнарны халыкка җиткереп барды. Бу группадагы һәрберсе Дамирга кат-кат рәхмәтләрен җиткереп тордылар. Оештыручы булса, эшләүчесе табыла дигән әйтем бар бит. Эшләүчеләре дә табылды, алар – Пыжмара авылының кулыннан эш килә торган егете Хәлим җитәкчелегендә авыл егетләре Фидәил, Гәбделбәр, Дамир, 70тән узган авылның ак сакалы – Наилләр эшне башкарып чыктылар. Акча җыюны, аның хисабын алып баруны шушы авыл кызы, Әтнәдә тормыш итүче Флүсәгә йөкләнде. Тыл ветераннары исемлеген Сәрия бик тәртипләп, бер кешенең дә туганнары төшеп калмасын дип тырышты. Сәрия дә шушы авыл кызы, Пыжмарада яши. Болар барсы да бик четерекле, сүзле эшләр булса да, җиренә җиткереп башкардылар. Халыктан 250 мең сум акча җыелды, җитмәгәнен авыл җирлеге үз өстенә алды. Шактый озак көткән язу өлеше тәмамлангач, Сабантуйлардан соң иркен булсын дип, халык белән килешеп көне билгеләнде.
Аллаһның рәхмәтенең киңлегенә шаккатарлык. Очрашу көне искиткеч матур, талгын җилле матур көн булды. Авыл ягындагы басуда печән өсте гөрли, күмәк хуҗалык терлекләренә сенаж әзерли. Ә Югары Сәрдеккә чит төбәкләрдән кунаклар агыла. Һәйкәлгә ак җәймә ябылган, тасмалар бәйләнгән. Һәйкәл белән янәшә озын өстәл әзерләнгән, ә анда тәм-томнар тезелгән, бу өлешен Нуруллиннар нәселеннән Марсилә алдан әйтеп куеп, үз өстенә ала. Читтә дәү казанда корбан ашы пешә, берәүләр шашлык әзерли, өстәл башында бәлешләр көтеп утыра, алар да бер сәдака иясенеке. Килгән бер кеше үзенең күчтәнәчен тезә. Сәдака ящигы да әзер. Ул да кирәк әйбер: зиратны тәртиптә тотар өчен акча кирәк.
Билгеләнгән вакытка 100дән артык кеше җыелды. Кызыл тасманы кисү бәхете шушы авылда яшәгән, ел саен авылдашларын очраштыруда башлап йөрүче Наилгә эләкте. Салих хәзрәт вәгазь сөйләп, Коръән укыгач, бергәләп дога кылдылар. Хуҗалык рәисе Рәкыйп Нәҗипов, җирле үзидарә башлыгы Рафил Җәләевка авылның шушылай җанланып, шушындый зур эшне башкарып чыга алуларына рәхмәтләрен белдерделәр. Сүз алучы башка кешеләр дә әлеге эшне башкаручыларга изге теләкләрен ирештерделәр.
Табын муллыктан сыгылып тора. Дәүләтшиннар, Фазылҗановлар, Муллагалиевлар балалары, оныклары белән барысы да эштә, кунакларны сыйлыйлар. Барысы да оста оештырылган. Күңелдә, җанда рәхәтлек, чын бәйрәм рухы. Абыйлы-энеле Реваль белән Рамил парлап баянда уйный башлагач, авыл урамына моң таралды.
Минем күңелдә күптән бер сорау йөри иде, шуның кадәр кеше арасыннан, авылдан бер генә авыл данын күтәрүче кеше чыкмаган мени, дигән. Бар икән бит. Данлы эшләрне башкаручылар гади булалар, кеше янында үзләрен күрсәтеп йөрмиләр, дип тә ишетеп белә идем. Табында бергә утырдык, алар безгә караганда да тыйнак. Данлыклы Нуруллиннар алар. Сугыш елларында Әтнә, Югары Сәрдек авылларына медицина хезмәте күрсәткән Тәмбирә апаны, сугыштан соң маллар табибе булып эшләгән Гафиулла абыйны бик күпләрнең балалары әле дә мактап телгә алалар. Ә монда Гафиулла абыйның энеләре, Нәзир абый, Рафаэль абый, сеңелләре Мәдехия апа оныклары белән килгәннәр иде. Заманында «Татсельстрой»ның өлкән инженеры, «Росагропромстрой»ның мактаулы төзүчесе булган Нәзир абыйга бүген 86 яшь. «Капо»ның баш конструкторының беренче урынбасары булып зур хезмәтләр куйган Рафаэль абыйлар олы яшьтә булсалар да, һәйкәл ачылуга бөтен нәселләре белән өлешләрен керттеләр.
Тагын бер хөрмәтле нәсел: Мәрдәнов Сөләймәнныкылар. Үзе сугыштан соңгы елларда күмәк хуҗалыкларны торгызганда хуҗалык рәисе булып эшли. Олы уллары Нургаян Сөләйманов Мәскәүдә яшәп полковник дәрәҗәсенә ирешә, Зөфәр абый Алабуга районының бер зур совхозын җитәкли, аның улы Алмаз Мәскәүдә КГБ да эшләп отставкага чыга. Гөлсия апаның кызы Эльвира бүгенге көндә Нижнекамск шәһәрендә НХТИда хөрмәтле укытучы, аспирантураны бетерә, доцент. Абыйлары инде вафат. Гөлсия апа Эльвира белән әти-әниләренең йортларын саклап, ремонтлап, җәйне шунда үткәрергә тырышалар. Ел саен шушы нигездә туганнарны, авыл халкын җыеп Корьән ашы үткәрәләр.
Әти-әни нигезен бетермичә сакларга тырышучы тагын бер гаилә бар, бертуган Мөхәрләмовлар ел саен җәй көне кайтып, печәннәрен чабып, өйне җыештырып, шунда догалар укып, кунып китәләр. Бик күркәм гадәт. Авыллардан яшьләр китә, олылар кала. Яшьләргә әйтәсем килә, бетермәгез, саклагыз әти-әни нигезен. Һич югы кайтып йортка кереп, әти-әниләр рухына дога кылып китәрлек булсын.
Намаз вакыты җиткәч, чирәмдә бергәләп намаз уку нур өстенә нур булды. Киләсе елларда шушында тагын җыелышып очрашырга сүз куештылар. «Моңа кадәр очрашулар уздырып торсак та, быелгы кебек, авыл тарихында җыелган халыкны хәтерләмим», дип сөйләгәндә Наил Муллагалиевның йөзендә шатлык балкый иде. Исән-сау булыгыз авылдашларым, сез һәрберегез авылны яшәтүчеләр, сез яшәгәндә очрашулар да күрешүләр дә булыр Аллаһ теләсә. Барыбыз да Аллаһның рәхмәтендә булыйк. Бүгенге матур тормыш өчен гомерләрен биргән, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, шушы һәйкәлдә язылган газизләребез өчен дога кылыйк. Алар да бездән риза булсыннар, догага мохтаҗ булырга тиеш түгел алар.
Тәгъзимә Гарипова,
Сәрдек авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев