Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Юксынабыз сине ...

Фәрит Шәмси улының гаилә тормышы да күпләргә үрнәк булырлык

Кеше китә – җыры кала, моңнары гомер буе озатып бара. Минем остазым һәм хезмәттәшем Камалов Фәрит Шәмси улы җырчы да, язучы да тугел иде... Әмма ул үзенең тормыш юлын шундый итеп үтте ки, аны һаман да искә алабыз, яратып сөйлибез, истәлекләре белән яшибез.

Хезмәттәшем олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше иде. Сокланырлык тормыш юлын, күп кенә авырлыкларны җиңә-җиңә үзе сызган ул.

Камалов Фәрит Шәмси улы 1951 нче елның 19 нчы октябрендә Арча районы Казанка авылында туа. 1968 елда Балтач урта мәктәбен бетерә. 1969 нчы елда, Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын “5” ле билгеләренә генә тәмамлап, хезмәт юлын башлый. Хезмәт эшчәнлеген үзбелемен күтәрү белән бергә алып бара. 1975 нче елда Чистай совхоз-техникумын тәмамлый. 1982 нче елны, Казан шәһәре авыл хуҗалыгы институтының механика бүлеген тәмамлап, югары белемгә ия була.

Алган белемнәрен тормышында дөрес итеп куллана белә иде остазым. Тырышлыгын лаеклы бәяләп Фәрит Шәмси улын Балтачта төзү-монтаж идарәсенә (халык телендә СМУ) механик булып эшләгән җиреннән Карадуган мебель фабрикасына цех начальнигы итеп билгелиләр.

Кешеләр белән эшли белүен күреп, җаваплылыкны иң югары өлге итеп алган белемле, булдыклы Фәрит Шәмси улы 1984 елда Балтач районы эчке эшләр бүлегенә тәкъдим итәлә. Липецк шәҺәрендә квалификациясен күтәреп укып кайта. Ул шушы хезмәтен тәвәккәллек белән башкара, хезмәттәшләре арасында да, халык арасында да зур абруй казана. Кешенең эчке дөньясын җентекләп өйрәнү, аның күңеленә юл таба белү, эшен төгәл, җиренә җиткереп башкару-остазымның тормыш девизы әнә шундый иде.

1991 нче елда Фәрит Шәмси улын җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр.

Хезмәттәшем үзенең эш дәверендә җинаятьчелекне киметү буенча зур профилактик чаралар үткәрә, ачыклау буенча тырышлык куя, төгәл Һәм оператив чаралар кулланып, югары нәтиҗәләргә ирешә. Энергияле, сәләтле майор Камалов Фәрит, җитәкчелек тарафыннан күп тапкырлар макталып, мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешә.

Районның җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләгән дәверендә коллегалары арасында зур тәрбия эшләре алып бара, нык һәм көчле коллектив туплый. Хезмәттәшем барыбыз өчен дә үрнәк булды Һәм бүген дә без аны олы хөрмәт белән искә алабыз.

Камалов Фәрит Шәмси улы хокук саклау органнарында озак еллар нәтиҗәле һәм намуслы эшчәнлеге өчен Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнә. Аның тырыш хезмәте һәрчак югары бәяләнә: Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бихисап.
Эчке эшләр бүлеге органнары оешуга 90 ел тулу уңаеннан бастырылган “Вечный сыск” дигән китап битләрендә олы йөрәкле хезмәттәшемнең эшенә зур бәя бирелгән.

Фәрит Шәмси улының гаилә тормышы да күпләргә үрнәк булырлык. Тормыш иптәше Зөлфирә Фәсхи кызына ныклы терәк булып, аның да югары дәрәҗәләргә ирешүенә ярдәм итте ул. 2 кызына үрнәк әти иде остазым. Балалары да бүген абруйлы кешеләр: үзләренең тормышларын әти-әни үрнәгендә корып, дөрес юнәлештә алып баралар. Тормыш иптәшләре белән матур яшәп, акыллы, зирәк, тырыш балалар үстерәләр.Әтиләренең якты истәлегенә тап төшерми яшиләр.

Кызганыч, кеше гомере мәңгелек түгел шул... Фәрит Шәмси улының да шушы җәй айларында безнең арабыздан киткәненә 17 ел (25.07.2025). Бөтен кешенең ихтирамын яулаган абруйлы ага булды ул.. Дөнья бәһасе кеше иде. Җор телле, кешелекле, юмарт, йомшак нечкә күңелле иде остазым.

Юксынабыз сине...

Ансар Гыйззәтуллин
(отставкадагы полиция подполковнигы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев