Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Юлларда исән-сау йөрик!

Караңгы, күңелсез, яңгырлы көзге көннәр башланды. Караңгы төшкәч, яңгырлы да көн булса, юлдагы җәяүлеләр бөтенләй дә күренми. Инде районыбыз юлларында шушы вәзгыятьне яхшырту өчен яктыртыла торган җәяүле кичүләре, авылларга керә торган юлларда өстәмә яктырту чаралары урнаштырылды, юлларда ясалма тигезсезлекләр булдырылды. Ләкин, бу эшләрнең нәтиҗәсе булсын өчен, шоферлардан да, җәяүлеләрдән дә юл кагыйдәләрен тулысынча үтәп йөрү сорала. Бүген без район башкарма комитеты җитәкчесе, район юл хәрәкәте иминлеген саклау комиссиясе рәисе Айдар Фоат улы Хәйретдинов белән район юлларындагы вәзгыять, тугыз ай эчендә булган һәлакәтләр, халык мөрәҗәгатьләре турында сөйләшеп уздык.

— Айдар Фоатович, юл-транспорт һәлакәтләре буенча бүгенге көнгә районда хәл ничегрәк?


— Районыбыз территориясендә быелның 9 аенда 14 җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 18 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, ике кешенең гомере өзелде. Аварияләрне төрләргә бүлеп карасак, 14 һәлакәтнең алтысында машина юл кырыена төшеп китә, биш очракта җәяүлене бәрдерү, ике очракта кара-каршы бәрелешү, бер очракта велосипедчы белән машина бәрелешү теркәлгән. Шушы һәлакәтләрнең икесе исерек шоферлар гаебе белән килеп чыккан. 9 айда ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок вәкилләре тарафыннан 2994 юл кагыйдәсен бозучыга беркетмәләр төзелгән. 


— Узган ел кеше гомере өзелүгә китергән юл-транспорт һәлакәтләре булмаган иде, ләкин быелгы вәзгыять башкачарак…


— Быелның 9 аенда кеше үлеменә китергән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Берсе аның Казан-Малмыж федераль трассасында булды. 1 март көнне төнге сәгатьләрдә юлдагы кеше, бер-бер артлы килгән машиналар астында калып, урында ук һәлак була. Аның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмавы, юлның бу өлеше караңгы булуы да шоферларга әлеге җәяүлене алдан күрергә мөмкинлек бирми. Ә икенче очрак 11 июль көнне кичке якта Дорга-Кускем авыллары арасында теркәлде — машина белән идарә итүче юл кырыена төшеп китеп, урында ук һәлак булды. Ике очракта да һәлак булучыларның саксызлыгы, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыруы аркасында килеп чыккан фаҗигаләр бу. Әле 21нче һәм 23нче октябрь көнне генә юл-транспорт һәлакәтендә ике райондашыбызны югалттык.


Менә хәзер дә караңгы көзләргә килеп кердек. Җәяүлеләр киемнәренә яктылык кайтаргыч элементларны таксыннар, бигрәк тә балаларның иминлеген сакласыннар иде. 


— Алкоголь кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен штрафлар бәясе артты, кабаттан исерек килеш машинада йөрү — транспорт чарасын конфискацияләүгә китерә, шуңа да карамастан, алкоголь кулланып машинада җилдерүчеләр саны кимеми. Бу вәзгыятьне җиңү юлы бармы икән?


— Алкоголь кулланганнан соң транспорт чарасы белән идарә итәргә алынган кеше әлеге очракта нинди җәза биреләсен аңларга тиеш инде ул. Бу аның гаиләсе өчен дә, үзе өчен дә күңелле хәл түгел. Бүгенге көндә автомобильсез тормышны күзалдына китерү бик кыен. Бигрәк тә эше машина белән бәйле булган кешеләр өчен. Һәрбер гаиләнең иртәдән көне балаларны бакчага я мәктәпкә илтүдән башлана, аннан соң аларны ниндидер түгәрәкләргә йөртү, алып кайту һәм башкасы... Машинадан башка көндәлек эшләрне башкарып чыгу да авыр. Исерек шоферлар рәтендә ир-атларны гына түгел, гүзәл затларыбызны да очрату бигрәк тә аяныч хәл. Ир-ат йөртүчеме ул, хатын-кызмы — исерек килеш правасын алдыра икән, анда бит зур суммада штрафлар түләргә кирәк, бу шулай ук үз чиратында гаилә бюджетына зыян сала торган фактор. Шуңа да бу мәсьәләне һәркем үзе аңлап, карар кабул итәргә тиеш. Кешеләргә мөрәҗәгать итеп шуны тәкъдим итәр идем — әгәр дә сез хәмер кулланган килеш руль артына утыручыны күрәсез икән, кичекмәстән юл-транспорт хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә хәбәр итәргә һәм хәмер кулланган килеш транспорт чарасында хәрәкәт итүне булдырмаска кирәк. Исерек шоферларга карата битараф калуыбызның аянычлы нәтиҗәләргә китерүен аңласак иде.


— Районыбызның ничә торак пунктыннан укучылар мәктәпкә автобус белән йөртелә? Бу юнәлеш буенча проблемалар юкмы?


— Районыбызда урнашкан 15 торак пункттан 32 маршрут буенча, 25 автобус белән 700 бала мәктәпләргә йөртелә. Быел автобуслар сафын яңа 3 автобус тулыландырды, шул ук вакытта әле тагын ике автобус кирәк булып кала. 


— Муниципаль юл фонды акчаларына башкарыла торган һәм инде эшләнгән эшләр белән дә таныштырып узыгызчы? 


— Муниципаль юл фонды акчалары районда туплана һәм ул акчалар үзебезнең райондагы юлларны төзекләндерүгә тотыла. Быел башкарылган эшләрне карап китсәк, Балтач бистәсе урамнарына брусчатка җәелде, Чепья, Иске Салавыч, Карадуган мәктәпләре янында тукталышлар эшләнде һәм инде әлеге уку йортларына керә торган юлларны күпмедер дәрәҗәдә тәртипли алдык. Муниципаль юл фондының юл куркынычсызлыгы буенча аерым өлеше бар һәм шул суммага юлларда ясалма тигезсезлекләр (искусственная дорожная неровность) эшләнде. Алар барлыгы 13 җирдә — бистәнең Нариман, Арбузов, Фазлыев, Сәйдәшев, Халяльная урамнарында, шулай ук Сосна, Куныр авылларында булдырылды. Балтач бистәсенең Ленин урамында тротуар алыштырылды һәм Нариман урамы буенча спорткомплекстан Зур Лызи авылы ягына таба тротуар эшләнде. 


— Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр бармы?


— Без муниципаль хаки-миятнең башкарма органы булып торабыз. Бу беренче чиратта җирлекләр, аннан соң район башкарма комитеты һәм район Советы. Кайсы гына органга мөрәҗәгать керсә дә, җирлекләр үз югарылыгында хәл итеп була торганнарын үзләре генә эшлиләр, әгәр күбрәк финанс таләп итә торган мәсьәлә булса, алар район хакимиятенә мөрәҗәгать итәләр. Монда сүз юлларга кагылышлы сораулар — юллар ремонты, яңа урамнарга һәм юлларга вак таш түшәү турында бара. Безнең авыллар арасындагы региональ юллар һәм район карамагындагы муниципаль юллар бар. «Халык контроле» мәгълүмати системасына халыктан килгән мәгълүмат буенча да эшлибез. Халыктан мөрәҗәгать кергәч, шул урынга барып өйрәнелә — чыннан да анда ремонт кирәкме, асфальт түшәү сораламы — һәрбер очрак аерым каралып, хәл ителә. Шулай ук юлларда ясалма тигезсезлекләр булдыру да комиссия утырышында хәл ителә һәм аларны ясау аерым таләпләргә нигезләнеп башкарыла, җәяүлеләр кичүе дә тиешле нормативлар буенча гына эшләнә.


— Район халкына теләк-тәкъдимнәрегез?


— Районыбыз халкы юлларда иминлекне саклап, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп, хәвеф-хәтәрсез йөрсен, җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр бер- берсенә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булсыннар иде. Ә без үз чиратыбызда шушы юлларны тигез һәм хәвефсез итү юнәлешендә эшебезне алга таба да дәвам итәрбез. Форсаттан файдаланып, бу атнада билгеләп үтелә торган автомобильчеләр көне белән транспорт өлкәсендә хезмәт куючыларны ихластан котлап, сәламәтлек, имин юллар теләп калам. Һәрберебезгә гаиләләребез янына исән-имин кайтып җитәргә язсын.


— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ бүлеге