Изге җаннар рухына бер дога
Кукмара районы Мәчкәрә авылында ишан Таһир мулла Түнтәригә кабер ташы куелды. Ул сентябрь аеның соңгы көннәрендә урнаштырылды. Кем ул ишан Таһир мулла?
Әз генә тарих
Явыз Иван Казанны буйсындыргач, мәчетләр җимертелә, шәһәр халкының бер өлеше Болак аръягына һәм Кабан күле янындагы сазлыкка күченергә мәҗбүр була. Кешеләрнең күпчелеге Питрәч ягына урнаша. Танылган муллалар нәселеннән булган Габдерразак нәселеннән булган бабайлар да шул төбәккә килеп урнаша. Тора-бара монда да тынычлык бетә. 1730 елларда авылларны чукындыруның икенче дулкыны башлана. Миссионерлар хәтта авылның да исемен үзгәртәләр. Аңа Екатериновка атамасы бирәләр. Яшь мулла үзенең гаиләсе белән сәяхәт кылып, шактый еракка китеп урнаша. Удмурт авыллары аранда урнашкан Түнтәргә килеп төпләнә алар. Һәм үзләренең 40 елга якын гомерләрен шушы авылда үткәрәләр. Бу елларда Түнтәрдә 25 хуҗалык гомер сөрә.
Император Петр Беренченең кызы Елизавета патшабикә тәхеттә утырганда, 1742 елда, чиркәү вәкилләренең югары оешмасы (Синод) карары белән ил буенча мәчетләрне җимертү фәрманы игълан ителә. Ел ярым эчендә Казан губернасындагы 536 мәчетнең 418е җимертелгән. Ул чорда Шушма буендагы авыллар Вятка губернасына кергән. Хәзерге Балтач районы авылларындагы 36 мәчетнең дә 28е юк ителгән. Җимерүчеләр командасы исәп-хисапны теркәп барган. Ул вакытта безнең төбәктә иң зур авыллардан саналган Саснада — 90, Смәелдә 60 хуҗалык булганлыгы теркәлгән.
Җимертелмичә калган 8 мәчетнең исән калуында, мөгаен, Габдерразак хәзрәтнең дә өлеше булгандыр. Мәчетне саклап калу бәрабәренә авыл халкы ел саен өстәмә салым түләгән. Мөхәммәтнәҗип хәзрәт 1930 елда үзенең «Түнтәр авыл тарихы» әсәрендә түбәндәгеләрне язып калдырган: «Габдерразак хәзрәт үз чорында абыстай белән бергә бөтен авыл халкын дин нигезләренә һәм укырга-язарга өйрәткән». Хәзрәтнең уллары имам булып Оренбург якларына урнашкан. Авылда нәселе калмаган. Габдерразак хәзрәтне изге санап, аның каберен саклаганнар, чардуганын авылдашлар яңартып торган. Түнтәр халкы иганәсе белән 2004 елда иске зираттагы ул урынга кабер ташы куелды.
Габдерразак хәзрәт 3 егетне Дагыстанга муллалыкка укырга җибәргән. Дагыстаннан кайткан Госман мулла Түнтәрдә авылның икенче имамы булып, үзенең остазын алмаштырган. Сәгыйдь мулла Оренбур янәшәсендәге Сәид бистәсенә (Каргалы авылы) имам булып урнашкан. Габделхәмид хәзрәт Малмыж өязендәге (хәзер Кукмара районы) Мәчкәрә мәчетендә урнашкан.
Мәчкәрә мәдрәсәсе
Ул чорда (1760 еллар) авылда таш мәчет булмаган. Габделхәмид хәзрәт иске мәчеттә эшләгән. Ш. Мәрҗәни Габделхәмиднең үзе язган китапларын Мәчкәрә мәдрәсәсендә дә күрүе турында язып калдырган. Биредә муллалар хәзерли торган мәдрәсәне дә Габделхәмид хәзрәт ачкан. Татар халкында авыл саен мәчет, һәр мәчет каршында башлангыч белем бирүче мәдрәсә булган. Рус чиновниклары документларда аларны «школа» дип, муллалар хәзерли торган мәдрәсәләрне «училище» дип теркәгән. Габделхәмид Мәчкәрәдә гомерлеккә калмаган. Анда 15 еллар чамасы хезмәт куйгач, Салавыч мәчетенә, аннары асыл ватаны Түнтәргә (1780 еллар) кайткан. Ул авылыбызның өченче имамы. Түнтәр егете Мөхәммәтгали Түнтәрдә башлангыч дини белем алгач, Мәчкәрә мәдрәсәсендә укыган. Аннары Бохарага китеп, 10 ел югары белем алган. Янә, Бохараның танылган дин галимнәре белән 5 ел дәвамында Кытайда, Әфганстанда, Һиндестанда халыкка ислам динен үгетләп, вәгазь сөйләп йөрүдә катнашкан. 35 яшендә ишан титулы алып, туган якка кайткан һәм Түнтәрдә 1830 елда муллалар хәзерли торган мәдрәсә ачып җибәргән. Мәчкәрә мәдрәсәсе Нок-рат (Вятка) һәм Шушма төбәкләрендә иң борынгы мәдрәсә булып санала. Гомумән, Нократ төбәге ислам динен таратуда безнең якта беренчеләрдән санала. Әйтик, татарның танылган мәгърифәтчесе Мөхәммәткамалның әтисе Мозаффар. Мозаффар Габделгаффар улынының бабасы Ибраһим хәзрәт (Буҗа Асты авылы, 1700 еллар) үз гомерендә Коръән китабын 90 данә кулдан күчереп язган. Бу турыда Риза Фәхретдин үзенең «Асар» китабына теркәп калдырган.
Русиядә мәчетләрне җимертү эзсез калмый. 1755 елда Башкорт мулласы Батырша (Габдулла Галиев) җитәкчелегендә әлеге вәхшилеккә каршы күтәрелеш куба. Аның беренче ярдәмчесе Куныр авылыннан Батырша мәдрәсәсе шәкерте Исмәгыйль Апкинин була. «Батырша восстаниесе» буларак тарихка кереп калган әлеге күтәрелеш бастырыла. Батырша Петербур, Исмәгыйль Казан төрмәсендә вәйран була. Әмма Батырша күтәрелеше ил буенча крестьяннар күтәрелешенә китерә. Монысы «Пугачев восстаниесе» буларак билгеле. 1773-1775 елларда ул ил буенча тарала. Безнең Норма авылында аның бер отряды оешуы билгеле. Чапшар авылы кешеләренә «пугачлар» кушаматы «ябышып» кала.
(Дәвамы бар).
Рәфхәт Зарипов,
Түнтәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев