Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Карадуганда семинарлар уздырып булыр иде

Карадуган болай да үзгә як. Халкы да башка, табигатендә дә үзгә бер ямь бар. Җирлектә 6 авыл - Карадуган, Таузар, Арбаш, Кенәбәш, Югары Кенә, Түбән Кенә. Һәм шушы авылларга бер җитәкче - Шамил Низамиев баш булып тора.

Шамил Вәкилевич әлеге постта 3 ел гына эшли, район халкына ул алдынгы игенче-комбайнчы, көчле физика укытучысы буларак билгеле шәхес. Районыбыз табибы-невропатологы Камил Вәкилевичның энесе дә әле ул.

Игенче буларак аңа авылның табигый урыннары яхшы таныш булса, укытучы буларак оештыру сәләтенә хирыслыгы җитәрлек, белемгә омтылышы югары, аралашу сәләтенә ия, грамоталы җитәкче.

- Хәзер авыл халкы гаять тә аң-белемле. Шуңа күрә һәр өлкәдәге яңалыклар белән кызыксынып торуны, җирле кешеләрнең сүзләренә колак салуны, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүне хуп күрәм, - ди Шамил әфәнде.

Карадуган зур авыл. Төзек, матур, бай. Яшьләр ике катлы иттереп йортлар сала. Авылда 170 хуҗалык, 588 кеше яши. Халкы бакча тота, мал асрый, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, дәүләт учреждениеләрендә дә эшләүчеләр күп. Авылның нәкъ үзәгендә 4-5 ел элек кенә яхшылап капиталь ремонт кичергән мәктәп-гимназияләре бар, даны еракларга таралган "Ак каен" ясле - бакчасы урнашкан, экспонатларга гаять тә бай "Себер тракты һәм Муса Җәлил музее, фельдшер-акушерлык пункты, бай тарихлы почта бүлекчәсе, узган еллларда гына сафка баскан ветеринария пункты, азык-төлек, машина кирәк-яраклары, төзелеш материаллары кибетләре, хәтта авылга керәрәк ягулык станциясенә кадәр бар. Кайчандыр данлыклы булган мебель фабрикасы да җанланган - аны авылның уңган эшмәкәрләре, абыйлы -энеле Фәнис белән Рәис Хөсәеновлар сатып алган да, бүгенге көндә биредә тимер-бетон боҗралар эшләү, блок сугу, сетка үрү, агач яру, ишекләр ясау белән мәшгульләр. Кенәдә, Карадуганда Алсу исемле кибет тоталар, Арчада үз сәүдә базалары бар. Хөсәеновлар кебек тагын бер тырыш һәм дә юмарт, абыйлы-энеле эшмәкәрләр яши авылда - Рөстәм белән Радик Исмаиловлар. Универсаль кибетләре бар, әле менә сугым урыны эшләп яталар. Хәйран зур проект булырга охшап тора, терлек канын да әрәм итмичә, гемотогеннар ясатуга озатмакчылар. Җирлектәге күп кенә эшләр, чаралар оештыруда әлеге эшмәкәрләрнең хезмәтләре күп керә, ди җирлек башлыгы.

Карадуган авылы халкыннан быел 131 мең 700 сум үзара салым җыелган, ул акча Казаннан 658 мең 500 сум булып кайткан, шуңа урамнарны рәтләткәннәр, Тукай һәм Гагарин урамнарына таш салганнар, асфальт түшәтәчәкләр. Җирлек юлларны ремонтлау эшләрен "Балтач Агрохимсервисы" ярдәме белән башкара, Арбаш карьерының якын булуы да финанс яктан күпмедер экономияләргә, эшне күләмлерәк башкарырга ярдәм итә.

Мәгълъм булганча, Карадуган җирлеге махсус конкурста катнашып, 1 миллионлык Грант откан иде, хәзер шул акчага вак авылларга урам утлары кую бара, Карадуган урамын ремонтлау күздә тотыла.

- Нинди генә бәйгеләрдә җиңеп, зур суммалар отсаң да, салым акчасы күпме генә җыелса да, бернәрсәне дә ялгызың гына башкарып булмый, - ди Шамил әфәнде. - Бүген сезне җирлекнең төзеклеге, чисталыгы, халкының уңганлыгы сокландыра икән, бу шушы җирлектә җитәкчелек итүчеләрнең һәм дә хезмәт куючыларның, яшәүчеләрнең уртак тырышлыгы. Нинди генә эшне йөкләмә итеп алсам да, иң беренче "Игенче" җәмгыяте рәисе Булат Зиатдиновка керәм, фикерләшәм, аннан эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәм. Нинди генә үтенеч белән барсам да, кире борганнары юк. Авылыбызда төрле техниканы иярләүче Җәлил исемле егетебез бар - кайчан барма, сүзне тыңлый. Халык шушы бер җирлек өчен уртак хезмәт куюбызны аңлый, монысы өчен җирлек халкына рәхмәтем зур. Уңайлы шартлар булганда гына авылның яшәеше матур барачак, эш урыннары арткан саен яшьләр дә авылда калачак, балалар да күпләп туачак.

Яшьләр авылдан кача, дип әйтеп булмый монда. Күпбалалы гаиләләргә урам буйлап җир бирелгән, шундук төзелеш тә башлап куйганнар, яңа яшьләр урамына "Сөембикә" дип исем бирелгән, аннан соң да Дальняя, һәм тагын урамнар дәвам итә.

Карадуган авылында бүгенге көндә иң өлкән кеше мәгариф ветераны, йөз яшьтән узып бакыйлыкка күчкән мәрхүм Рәхимҗан аганың иптәше Нәгыймә Сәгъдиева. Соңгы туган сабыйның исеме Әмир , Гөлчәчәк белән Мәннурның күз нуры, узган елның ноябрендә туган, шуннан бирле ттуучылар күзәтелми дияр идек, авыл җирлеге хезмәткәре Фәйрүзә Миңнебаева әйтә куйды:

- Авылыбызда бәби көтүче ике киленебез бар, бәлки, язма гәзиткә чыкканчы, алар безне сөендерергә өлгерер...

Бирсен Ходай, бай тарихка ия Карадуган авылы көннән-көн чәчәк атсын, тормышы гөрләп барсын.

ҖБирлек буйлап йөреп, үрнәк алырлык эш моментларын күргәчтен, семинарлар үткәреп, тәҗрибә уртаклашып булырлык икән монда дигән уйлар белән кайтылды. Дөрес, хуҗалары булып та, сүтелми искереп яткан йортларны, куллары кычытып, юл билгесен каерган яшьләрне исәпкә алмаганда...Ул юл билгесен каерган яшүсмерне төнге рйд вакытында эләктергән үзе җирлек башлыгы, штрафын да чәпеткән... күрәсең, башкасына акыл булмаган әле... Иске йортларның бда берсен сүттертергә ирешә алган....калганнарына хуҗалары рөхсәт бирми, я сатмый, я урынына өй салмый...

Үткән-киткән кечесе-олысы Шамил әфәнде белән елмаеп исәнләшә, кул биреп күрешә, хәл сораша. Халыкның сезне шулай якын итүе нидән икән дип сорыйм.

--Халык фикеренә һәрчак колак саламын. Урамнарга асфальт түшәлә бит, өлкәннәр килә, безнең тыкрыкка кайчан юл саласың, акчасын бирәбез бит, ди, әйбәтләп аңлатам, чират буенча барабыз, дим. Берсе, быел салдыртмыйсың икән, гәҗиткә язам, дип янады, шундый курыктым, тиз арада юллы иттем үзен...Соңыннан идарәгә килеп рәхмәт әйтте, шундый да күңел булды.

Рәхәтләнеп көлештек. Юмор хисенә бай шул Шамил Вәкилевич. Заманында ШТМ командаларында уйнап, җиңүләр яулап йөргән кеше. Кайчакта юмор катыш сөйләшүең дә күп кенә мәсьәләләрне җиңел генә хәл итүдә ярдәм итә, конфликтлардан саклап кала. Ни дисәң дә, Шамил әфәнде җирлекнең үз кешесе, шуңа күрә эшен дә белеп, яратып башкара. Алга таба да уңышлар насыйп булсын аңарга, һәм дә җирлектә эшләүче барлык хезмәткәрләргә. Алда, 1 июльдән авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе көтә, җиң сызганып эшлиселәре бар. Анда да Шамил абый көлдереп алды: җирлектә 21 генә кәҗә бар дип торабыз, баксаң 90нан артык икән алар, ярый әле дәүләт кәҗәләргә субсидия бирде, белми яшәгән булыр идек...

Сыерларга килгәндә, җирлектә 508 баш сыер исәпләнә, сарык та үрчетүчеләр юк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев