Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Карадуганга килсәң, музейга керми китмә

Карадуганга килгәч, Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеена да кермичә калу мөмкин түгел. Музей җитәкчесе Фирая Зыятдинова үз эшен яратып башкара, берүзем генә булсам да, ул миңа бик теләп экскурсия оештырды.

Фирая ханым әлеге вазыйфада 2011 елдан бирле эшли. Күпсанлы конкурсларда катнашып алган җиңүләре хакында газетабыз битләренә гел язып торабыз.

Себер тракты тарихы музеена 1995 елның 12 октябрендә Бакый Зыятдинов тарафыннан нигез салына. Музейда 4000гә якын экспонат тупланган. Материаллар Карадуган авылы уртасыннан узучы Себер тракты дип аталган юлга да бәйле булганга, экспозицияләрдә туган як һәм авыл тарихы гына түгел, Себер юлы тарихы да яктыртыла. Карадуганда зур почта станциясе, "Себер киткән" каторжаннарны йоклатып чыгаручы төрмә, казематлар булган. Экспозицияләрдә шул чор, аңа кагылышлы эш кораллары урнаштырылган.

Музейда татар байларына, сәүдәгәрләренә багышланган бүлек бар. Карадуган музей бинасын 1911 елда Мортаза Мөлеков салыра. Аскы катында кибет булса, икенче катта юлчылар өчен мосафирханә була. Биредә шулай ук үзенең атлары белән Г.Тукай шигырендә искә алынган икенче бай - эшмәкәр Габдрахман Ишморатов биографиясе белән дә танышып була.

Муса Җәлил музеена аеруча зур кызыксыну белән кердем. "Муса Җәлил белән берни бәйләми, ник монда аның музее бар икән?" дигән сорау миңа тынгы бирмәде. Ә музей оештыру пионер дружинасы белән бәйле икән. Карадуган мәктәбенең пионер дружинасы Җәлилнең исемен йөртә. Алар әдипнең тормыш юлын,иҗатын өйрәнә, аның эзләре буйлап эзләнүләр алып бара. Материаллар шактый туплангач, музей оештыру идеясе барлыкка килә. Эзтабарлар озак еллар Җәлилнең сеңлесе - Хәдичә Җәлилова белән хат алыша. Музейның матур бер традициясе булдырылган - ел саен Муса Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашулар уздырыла. Музей турында озак язарга мөмкин. Әмма язганны укыганчы, барып күреп кайтсагыз, һичшиксез, үкенмәссез!

Ландыш Гарифуллина,
КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250