Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Карадуганның “Муса Җәлил” музее кунакларны бөтен республикадан кабул итәчәк

Киләчәктә музей территориясендә элек катаржаннар йоклап чыккан йорт сафка басачак.

Карадуганның "Себер тракты һәм Муса Җәлил" музеен районда гына түгел, республикада, чит илләрдә дә яхшы беләләр.

Элек Карадуган аша данлыклы Себер тракты үткән. Әлеге тарихи ядкарнең эзләре бүгенге көндә дә саклана. Күлтәс авылына барган чакта ике чакрым юл ул чорларның шаһите булып тора.

- Тарихи фактларны дәлилләүче урыннар булганда ни өчен эзләнмәскә, ни өчен республика халкын үзебезнең музейга тартмаска әле. Элек музей территориясендә катаржаннар йоклап чыга торган йорт булган. Киләчәктә аны да сафка бастыру хыялы белән янабыз. Сөйләрлек мәгълүматлар, күрсәтерлек тарихи урыннарыбыз бик күп, - ди музейның тынгы белмәс директоры Фирая Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250