«Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы май аенда ачылачак
2026 елда Казанда катнашучыларны Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте һәм аның традицияләре, шулай ук төбәкнең мәдәният өлкәсендәге үсеше белән таныштыруга юнәлдерелгән күп кенә чаралар үткәрү планлаштырыла
«Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елының рәсми ачылышы 14 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узачак, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
2026 елда Казанда катнашучыларны Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте һәм аның традицияләре, шулай ук төбәкнең мәдәният өлкәсендәге үсеше белән таныштыруга юнәлдерелгән күп кенә чаралар үткәрү планлаштырыла.
"Бүген безнең ил мөселман дәүләтләре белән һәрьяклы мөнәсәбәтләрне актив үстерә, ислам дөньясында зур абруйга һәм танылуга ия. Татарстан, күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, бу мөнәсәбәтләрне гармонияле ныгытуга үз өлешен кертү мөмкинлеге белән горурлана һәм кадерли», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә ел презентациясендә.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев