Җәмгыять

Казан метросында ике атна эчендә 13 км тоннель юганнар

Параллель рәвештә хезмәткәрләр җиһазларны ремонтлаганнар һәм аларга хезмәт күрсәткәннәр

Ике атна эчендә Казан метросының юл хуҗалыгы хезмәтенең тоннель корылмалары дистанциясе хезмәткәрләре 13,1 километрдан артык тоннель юганнар. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Авиатөзелеш» станциясеннән алып «Имәнлек» станциясенә кадәрге участокта беренче төп юл буенча тоннель юу агрегаты ярдәмендә 11 километрдан артык араны чистарттылар. Икенче юлдан «Әмәт» – «Суконная Слобода» аралыгында тагын 1,1 километр тоннельне кул белән юганнар. Моннан тыш, «Әмәт» станциясендә белгечләр 600 квадрат метрга якын юл стеналарын һәм лотокларны чистарттылар.

Параллель рәвештә хезмәткәрләр җиһазларны ремонтлаганнар һәм аларга хезмәт күрсәткәннәр. Станцияләрдә 42 ишек ремонтланган. «Габдулла Тукай мәйданы» станциясенең җәяүлеләр кичүендә 17 идән плитәсе, ә «Әмәт», «Габдулла Тукай мәйданы» һәм «Горки» станцияләрендә 63 дивар плитәсе алыштырылган. Бу хакта «Метроэлектротранс»  хәбәр итте.

Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев