Казанда электромобильләр өчен парковка рөхсәтләренең гамәлдә булу вакытын чикләделәр
Бүгенге көндә Казанда 1 меңнән артык электромобиль теркәлгән
Казанда электромобиль хуҗалары өчен парковка рөхсәтләре реестрын формалаштыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Әгәр элек транспорт чарасы реестрга срогы чикләнмәгән булса, хәзер аның исемлектә булу вакыты ике ел белән чикләнгән, дип искә төшерделәр мэриядә.
Әлеге чор узгач, авто турындагы мәгълүматлар реестрдан автомат рәвештә төшереп калдырыла. Ташламалы парковкага хокукны саклап калу өчен, хуҗага документлар пакетын яңадан җыярга һәм тиешле гариза бирергә кирәк. Реестрда булган автомобильләр өчен ике еллык срок 20 февральдән башлана.
Экологик транспорт чаралары ияләре, инвалидлар өчен билгеләнгән урыннардан тыш, шәһәрнең урам‑юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алалар.
Бүгенге көндә Казанда 1 меңнән артык электромобиль теркәлгән.
Россиядә яңа электромобильләр сату 2025 ел нәтиҗәләре буенча 30% ка кимегән, нибары 12,5 мең берәмлек тәшкил иткән. Сатуларның иң зур кимүе узган Ел лидеры Zeekr Кытай маркасында булган (-61%), аның өлеше 3 мең сатылган машинага кадәр төшкән.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев