Казанда ерганакларның берсендә яңа туган ир бала мәете табылган
Казанда яңа туган ир бала мәете табылу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. Эшнең РФ Җинаять кодексының 106нчы маддәсе ("Ана тарафыннан яңа туган баланы үтерү") буенча кузгатылган булуы тәгаенләнә.
Пакетка төрелгән нарасый мәетен 16 апрельдә көндез Бертуган Касыймовлар урамындагы ерганакта шул урыннан ерак түгел ял иткән гражданнар тапкан. Баланың шуңа кадәр 2-4 көн элек үлгән булуы фаразлана.
Шул ук вакытта, мәет черүгә бәйле үзгәрешләр үлемгә китергән сәбәпне билгеләү мөмкинлеге бирми.
Хәзерге вакытта бала әнисенең кем икәнлеген ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары гамәлгә ашырыла.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14634
Фото: http://s-ks.ru/articlepic/pictures/media/photos__84f6267c.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев