Казанда Ферма-2 истәлекле урын дип танылмады
Хәзерге вакытта мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына 1863 елда төзелгән җир үлчәү мәктәбе биналары комплексын кертү буенча эш алып барыла
Төньяк-көнчыгыш укыту фермасы территориясен (Ферма-2) мәдәни мирас объектлары исемлегенә истәлекле урын буларак кертмәскә карар ителде.
Хәзерге вакытта мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына 1863 елда төзелгән җир үлчәү мәктәбе биналары комплексын кертү буенча эш алып барыла. Бер үк вакытта аның территориясе чикләрен раслау планлаштырыла.
Шулай ук әлеге мәйданчыкта урнашкан өч объектның сак зоналары чикләрен билгеләү буенча чаралар оештырылган. Саклау зонасын, төзелешне җайга салу зонасын һәм саклана торган табигый ландшафт зонасын билгеләү күздә тотыла.
«Ферма-2 территориясенең киләчәктәге үсеше мәдәни мирас объектларының һәм аларның тарихи мохитенең сакланышын тулысынча исәпкә алачак», — диелә хәбәрдә.
Вести-Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев