Җәмгыять

Казанда яңа мәктәпне 2,6 миллиард сумга кем төзиячәге билгеле булды

Казанда яңа мәктәп төзелешенә Татарстан бюджетыннан 2,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Ул Идел буе районында «Юбилейная станциясе»торак комплексында урнашачак

Мәктәп 1501 урынга исәпләнгән. Төзелеш ике этапта планлаштырылган. Беренче этап эшләрен башкару вакыты — 2026 елның 1 декабре.

Мәктәптә 800 урынлык актлар залы, 500 кв.м зур спорт залы, хореография залы, өстәмә белем бирү сыйныфлары, 500 урынлык ашханә булачак. Яңа уку йорты күрше мәктәпләрне бушатыр дип көтелә.

Директор Айрат Галимбәков җитәкчелегендәге «Татлизинг» гадәттәгечә Дәүләт заказы корольләре исемлегенә кергән. 

Бизнес онлайн

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев