Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Казанда интернет-заказлар бирү пунктлары саны арткан

Россиянең ваклап сату структурасында интернет-сәүдә өлеше 13% тәшкил итә

Казанда 2025 ел нәтиҗәләре буенча интернет-заказлар бирү пунктлары саны 22,5% ка арткан һәм 3087 ноктага җиткән. Бу хакта мэр Илсур Метшин каршындагы йомгаклау киңәшмәсендә кулланучылар базары комитеты башлыгы Руслан Фазылянов хәбәр итте.

Пунктлар саны буенча лидер булып «Озон» тора — 694 нокта, бу үткән ел белән чагыштырганда 32% ка күбрәк. «Вайлдбериз» компаниясе нокталар санын 638 гә кадәр арттырды, үсеш 59,5% тәшкил итте.

Иң зур үсешне «Яндекс.Маркет» һәм «Магнит.Маркет» алып тора - үсеш 142 һәм 263% тәшкил итте. Әмма аларның пунктларының гомуми саны (208 һәм 196) лидерлардан өч тапкырга диярлек калыша.

Әлеге дүрт компаниянең 1736 бирү ноктасы бар. Калганнары интернет аша продукция бирүче зур булмаган  компанияләргә карый.

2025 елда Казанда ваклап сатуның беренчел әйләнеше 1087 млрд сум дип бәяләнә. Россиянең ваклап сату структурасында интернет-сәүдә өлеше 13% тәшкил итә.

Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев