Казанда «Тәбриз» скверын төзекләндерү проектын расладылар
«Тәбриз» скверын төзекләндерү проекты Казанны үстерү институты тарафыннан эшләнгән
Татарстан башкаласында шәһәрнең Мәскәү районында урнашкан «Тәбриз» скверын төзекләндерү буенча беренче чираттагы проектны расладылар. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча проектны тыныч ял итү төренә яраклаштырдылар: монда рәхәтләнеп аралашып утыру өчен эскәмияләр һәм урындыклар куелган өч ял зонасы барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халык белән очрашуларда Казанны үстерү институтының җәмәгать киңлекләрен үстерү бүлеге архитекторлары катнашты. Алар шәһәр халкына территорияне яңарту буенча беренчел карарларны тәкъдим итте.
Сквер киңлеге өч зонага бүленә: монда эскәмияләр һәм урам өчен махсус эшләнгән урындыклар куелган аралашу мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Кояштан саклый торган япмалы урам китапханәсе өчен тагы бер мәйдан бүлеп бирелә. Шулай ук «Тәбриз» скверында кояшта кызынып яту җайланмалары, таганнар, өстәл теннисы өчен өстәл куелырга тиеш, шахмат уеннары өчен аерым мәйданчык каралган.
Моннан тыш, скверда җәяүлеләр йөри торган юллар төзекләндереләчәк, яктырту баганалары куелачак. Тышкы төзекләндерү комитеты черек агачлар киселәчәк, киңлек өстәмә яшеллек белән баетылачак, дип хәбәр итә.
Төзекләндерү чараларының алдагы чираты кысаларында мозаикалы фонтанны торгызу һәм этләр йөртү мәйданчыгын булдыру күздә тотыла.
«Тәбриз» скверын төзекләндерү проекты Казанны үстерү институты тарафыннан эшләнгән.
Узган ел әлеге территория 2026 елда төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча онлайн-тавыш бирү чарасында җиңүче булды. Сквер илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты һәм Татарстанның җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы ярдәмендә төзекләндерелә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев