Kazanforumда Россия регионнарының 20 башлыгы катнашачак
Эшлекле программада 120дән артык чара планлаштырылган
60тан артык дәүләт һәм Россия төбәкләренең 20 башлыгы «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» форумында катнашуларын раслады инде. Бу хакта Оештыру комитеты утырышында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Миңнеханов сүзләренчә, бу масштаблы чакыру кампаниясенең зур нәтиҗәсе. Форум кысаларында инде өч хөкүмәтара комиссия уздырылуын расладылар, шул исәптән Индонезия һәм Нигерия белән.
Эшлекле программада 120дән артык чара планлаштырылган. Темалар арасында – ислам финанслары, инвестицияләр һәм хәләл индустрия.
Рөстәм Миңнеханов Форум көннәрендә «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы булачагын өстәде. Аның темасы – «Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр».
2025 елда XVI форум Казанда 13-18 май көннәрендә узды. Ул вакытта төп тема «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр» иде. 2026 елда форум 12-17 май көннәрендә Казанның төрле мәйданчыкларында узачак. Ике көнлек эшлекле программа 14-15 май көннәрендә «Казан Экспо»да узачак.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев