«Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» эстафетасы Балтачта (+фоторепортаж)
«Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия республика эстафетасының ике атна инде Татарстан шәһәр-районнары буйлап халык белән очрашуы дәвам итә. Чираттагы тукталыш Балтач районында булды.
Иң беренче булып район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясады. Рамил Рашитович авыл хуҗалыгы өлкәсендә тоткан югары урыннарыбызның гади хезмәт кешесе тырышлыгы белән яулануын ассызыклап үтте. Бөрбашта узган терлекчеләр слетында Марат Готывич куйган бурычларны максат итеп алуыбызны искәртте. Гомумән, районыбызда халыкның тормышын яхшырту юнәлешендә күп эшләр эшләнүе, дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашырылуы хакында сөйләде.
Марат Готывич районыбызның яраткан кешесе. Чөнки биредә ул үзенең хезмәт юлының күпмедер өлешен үтеп, бүгенге көндә республикада хөрмәтле шәхес булып тора. Шуңа да очрашу ахырында халыктан кергән сораулар да турыдан-туры аңа атап әйтелде. Эшләп бетермәгән эшләрем дип кабул итәседер инде боларны, ярар бу миңа өй эше булыр дип елмаеп кабул итте ул аларны. Ләкин күтәрелгән мәсьәләләрнең чыннан да мөһим булуын һәм алар өстендә эшләргә кирәклекне ассызыклады. Халыктан кабул ителгән наказлар арасында юл мәсьәләсе һәм Борнак авылына яңа күп функцияле үзәк сорау иде.
Депутатларның Балтач халкы белән очрашуга килүе, аларның фикерләрен тыңлаулары һәм аларны хәл итүдә булышачакларын белдерү, «Бердәм Россия» партиясенә булган ышанычны саклап кына калмыйча, тагын да ныгытырга ярдәм итә.
Очрашу башланганчы һәм беткәч райондашларыбызны үзләренең дәртле җырлары белән Артур-Марат дуэты һәм «Кыю кызлар» төркеме сөендерде. Яңгырлы көн булуга да карамастан, райондашларыбыз кулчатырлар астында булса да эстрада йолдызларына кушылып җырлап, биеп тә тордылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев