Кечкенә Улисьялның зур шатлыгы
Рәхмәт «Водстрой» оешмасы төзүчеләренә, 6 ай дигәндә 18 миллион сумлык төзелеш эшләрен башкарып чыктылар
Районыбыз хезмәтчән-нәренең ирешелгән уңышлары турында искә алганда барыбыз да, моның нигезендә күпмилләтле район халкының дустанә мөнәсәбәттә булып, хезмәттә үзара ярышып, кулга-кул тотынып бу тормышта тигез атлавында икәнен яхшы аңлыйбыз. Татарлар һәм удмуртлар, марилар һәм руслар, башка халык вәкилләрен берләштергән район бердәм, матур итеп яши белә, тормыш авырлыклары алдында беркайчан да югалып калмый, үзенең һәм туган төбәгенең язмышын гел якты киләчәкле итү өчен бар көчен куя.
Һәр милләтнең тарихи мирасын сак-лап, киләчәк буынны тагын да олы яңарышларга рухландыру өчен бүгенге көндә аларның тормыш шартларын бертигез яхшыртып, кайгыртып яшәү кирәк икәнен җитәкчелектә аңлашу бар. Моның нәтиҗәсе буларак удмурт, татар яисә мари халкы яшәгән авылларыбызда бертигез дәрәҗәдә мәктәп, бакча, мәдәният үзәкләре төзелә, бүгенге көн таләпләренә туры китереп ремонт үткәрелә.
Районыбызда бердәнбер мари милләте яшәгән Улисьял авыл халкы сайлау алды көннәрендә зур шатлык кичерә, монда авыл мәдәният үзәге өр-яңадан үзгәртелеп, төзелеп, ремонтлап файдалануга тапшырыла. – Минем марилар яшәгән республикабызның күп авылларында булганым бар, әмма бер җирдә дә безнең авыл халкы кебек бердәм, тупланып, киләчәккә ышаныч белән яшәгән мари авылын очратканым булмады.
Бу безнең халыкның тырышлыгы, район, хуҗалык җитәкчелегенең безне кайгыртып яшәве нәтиҗәсе. Соңгы елларда яшь гаиләләр салып чыккан өйләрдән яңа урам калыкты, авыл эчендә юллар ремонтланды, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп урнашкан бина бүгенге көн таләпләренә туры китереп ремонтланды, ясалма өслекле мини футбол кыры файдалануга тапшырылды, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә һәйкәлебез яңадан эшләнде.
Менә – шәһәр җирләрендә генә күргән, зәвыклы, җиренә җиткереп, барлык эче-тышы, түбәсе алыштырылган, эчке яклары ремонтланган, яңадан җиһазланган мәдәният йортыбыз үз ишекләрен ача. Минем хәтеремдә бу дүртенче клуб: башта 4 метрга 4 метрлы «читальня» дип йөртелгәне булды, аннан 60нчы елларда шушында яңасы салынды, соңрак, чит өлкәдән борыслар кайтарылып, үз заманы өчен бик әйбәт булган клуб төзелде. Менә инде монысы, ремонтланганы, моны без зур ышаныч белән, яңа дип әйтә алабыз.
Рәхмәт «Водстрой» оешмасы төзүчеләренә, 6 ай дигәндә 18 миллион сумлык төзелеш эшләрен башкарып чыктылар. Алдан әйткәнемчә, җитәкчелек белән килешеп, бердәм булып, илебезгә, туган җиребезгә файда китерерлек итеп яшәргә омтылырга кирәк, ди Балтач районы мариларының милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Валентин Максютов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев