Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кенәбашымның кычытканнары да матур (+фоторепортаж)

Кайчакларда хәтта уйга калам, әллә Габдулла Тукай «Тау башына салынгандыр безнең авыл», дип Кенәбашка килеп яздымы икән. Чөнки нәкъ аның шигырендәгечә авылыбызга якын чишмәләр дә бар, берәү генә дә түгел, дүртәү хәтта.

Бүгенге көндә «Шәрәкә» чишмәсеннән авылыбыз халкы суга туенып яши, әмма киләчәктә «Атҗабар» чишмәсенә әлеге эш йөкләнергә мөмкин. Чөнки «Шәрәкә» суының сыйфаты начарайды. Әлеге ике чишмә халыктан җыелган үзара салым акчасына төзекләндерелеп, хәзер балкып, ераклардан күренеп торалар.

Авылыбыз тыныч безнең, җирлек башлыгы Шамил Вәкилевич та шундый фикердә. Авылыбызда халык көнләшеп яши, моны мин уңай күренеш дияр идем, чөнки көнләшү хисе булганга авыл көннән-көн матурлана, замана белән бергә атлап барырга омтыла. Үз ягыңның кычытканнары да күзгә матур булып күренә диләр, әлеге сүзләр белән килешми хәлем юк. Кенәбашны бөтен яклап урманнар уратып алган, алар авылга үзгә ямь өстәп, күңелләрне сафландырып торалар.

Авылыбызда халыкка хезмәт күрсәтә торган бөтен төр объектлар да бар. Башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы комплексын озак еллар Тәслимә Фәйзрахманова җитәкли. Аның кул астында балаларны яратып, югары дәрәҗәдә белем бирә алырлык укытучы һәм тәрбиячеләр эшли. Нинди генә вакытта мөрәҗәгать итеп тә, юк дигән җавапны ишеттерми торган Гөлсинә Габидуллина да авылыбызга килен булып төшкәннән бирле шәфкать туташы вазыйфасын башкара. Кешеләр белән һәрчак мөлаем һәм елмаеп сөйләшүе генә дә күпме авырудан дәва булырлык аның. Озак еллар буыннан-буынга күчеп килүче клуб мөдире һәм китапханә хезмәтендә Зилә Зиятдинова белән Энҗе Галиәхмәтова тырышып хезмәт куялар. Авылыбызда уза торган мәдәни чараларның күркәмлеге алар кулында.

Кенәбаш халкы мал асрарга бик хирыс, бүгенге көндә көтүгә 70 баш сыер йөри. Көннәрнең эссе торуы, шуның өстенә кигәвен чыгуы бәлки кайбер хуҗабикәләрне малларын вакытлыча көтүдән туктатып торырга да этәргәндер. «Игенче» хуҗалыгы канаты астына алынганнан соң да Рәхимов ягы икенче планга күчмәде, эшсөяр халыкның хезмәтен күрә белгән җитәкче печәнен, саламын, ашлыгын да вакытында һәм җитәрлек күләмдә биреп бара. Шуңа да мал асрау өчен бөтен мөмкинлек тә бар бездә.

Авылыбыз үзенең игелекле, районда гына түгел, республикада танылу алган шәхесләре белән дә данлыклы. Авылыбызда яшәп, тыныч кына изге эшләр кылып, матур итеп яшәүчеләребез дә аз түгел. Шундыйлар рәтенә Ибәтуллиннар гаиләсен кертәсем килә. Люция апа гомере буе укытучы булып эшләп, авылыбыздагы күп кенә кешеләргә белем биргән кеше. Шәхси эшмәкәр буларак агач эшләре белән шөгыльләнүче Ринат абый үзен төрле юнәлешләрдә сынап карады. Һәрбер эшендә тырыш хезмәте белән югары үрләр яулый алды ул. Аның тормыш иптәше Рәсүлә апа да гомере буе балалар бакчасында хезмәт куйган кеше. Матур һәм тигез тормышларында ике бала тәрбияләп үстереп, бүген инде оныклар сөяләр. Ринат абый Кенәбаш балалары өчен бик матур мәйданчык ясауга да иреште, дөрес, әлеге эшне ул «Игенче» хуҗалыгы белән берлектә башкарды. Сабыйларның киләчәге өчен борчылып яшәүче гаилә берәү генә түгел авылыбызда, кыш көне «Бака күле»ндә хоккей мәйданчыгы ясап, аны махсус үзе яктыртып куя торган Камил абый Гафуровка һәм аның гаиләсенә дә рәхмәт сүзләрен җиткерми мөмкин түгел.

Кенәбаш халкының киләчәкләрен кайгыртып яшәүләре үзара салым акчаларын вакытында җыеп бетерүләрендә дә күренә. Чөнки алдагы елларда әлеге эшнең нәтиҗәсен күреп, киләчәктә дә төзекләндерү эшләре дәвам итәчәккә өметләнеп яши алар. Узган ел Үзәк урамның күпмедер өлешенә вак таш түшәлгән булса, быел шуның калганы эшләп бетереләчәк икән. Откан 1 миллион грант акчасының 596 меңен дә Кенәбаш авылының Школьная урамының юлына вак таш җәюгә тотачакларын җиткерде Шамил Вәкилевич. Димәк, юллар яңара, юлсызлыктан тилмерүләр җайлап-җайлап артта кала. Бәлки әле якты киләчәктә асфальт юллардан түфли киеп йөрүләр дә насыйп булыр авылдашларга.
Авылыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган тормыш иптәшләренә салынган йортлар да, шулай ук күпбалалы Хафизовлар гаиләсенә төзеп биргән ике катлы бик матур йорт та бар. Аларның һәркайсы әле дә рәхмәт әйтеп, шөкер итеп яшиләр.

- Тырыш, тыйнак һәм үзенчәлекле ул Кенәбаш халкы. Авылдагы проблемаларын читкә чыгармыйлар, юкса артык борчыган мәсьәләр дә юк биредә. Бары кибет бер ара ябылып алганда гына бик борчылдылар, ярый әле шәхси эшмәкәр яңадан ачып җибәрә алды. Ә калган үзгәрешләргә яраклашып, булганына шөкер итеп яшиләр, - ди Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B