«Кетл» ул безнеке, Балтач егете!
2025 елның 25 июлендә безнең егетләр пионерлагерьны кулга төшерделәр «Россия-1» каналындагы бу хактагы тапшыруны күреп күзләр яшьләнде, җиңүгә омтылыш шулкадәр көчле, флаг кадаучы егетләрнең берсе райондашыбыз Рамил Зарипов икәнлеген белгәч, горурлык хисләре ташып чыкты...
2025 елның 25 июлендә безнең егетләр пионерлагерьны кулга төшерделәр
«Россия-1» каналындагы бу хактагы тапшыруны күреп күзләр яшьләнде, җиңүгә омтылыш шулкадәр көчле, флаг кадаучы егетләрнең берсе райондашыбыз Рамил Зарипов икәнлеген белгәч, горурлык хисләре ташып чыкты. Махсус хәрби операция кысаларында ачылган группаларга бу хакта күп яздылар. Тик волонтерлар, һәрдаим ярдәм итүчеләр белән уллары, ирләре, әтиләре яуда булганнардан кала, башка горурланучылар ул кадәрле күзәтелмәде.
Хәер, ул горурлык хисләрен тышка чыгарырга димәгән, эчтә йөрәк түренә бикләп кую да җитә. Әнә, Рамилнең үзе кебек. Бу көннәрдә Рамил Балтачта хатыны Миләүшә, 12 яшьлек улы Искәндәр, 8 яшьлек кызы Диләрә янында ял итә. Шушы хәрби йөкләмәне уңышлы башкарып чыкканы өчен утыз бер көн өстәмә ял биргәннәр аңа.
— Хәрби йөкләмә бар, дип кенә кич белән әйттеләр, нинди икәнлеген белмәдек, — ди Рамил. — Син, син барасың, диделәр, калган егетләр дә бармакчылар иде, аларга рөхсәт булмады. Икенче көнне генә 3 километр ара кереп флаг куясы икәнлеген белдек. Минем кулда Россия флагы, иптәш егетнекендә батальон флагы иде.
Рамил чираттагы ялыннан килгән генә булган, әлеге йөкләмәне уңышлы башкарып чыкканы өчен аңа тагын өстәп ял биргәннәр. Ялында йорт эшләрен карый, хатынына булыша, балаларының күңелен күрә, безнең белән әңгәмә корган көнне дә «бүген нинди планнар?» — дип сорагач, балалар белән балык тотарга барам, диде.
— Алай бик аралашып йөрисем килми, — ди ул. — Күбрәк вакытымны балалар белән уздырырга тырышам, алар белән рәхәт, күңелле, җан тынычлыгы аласың.
— Төннәрен йоклый алмый инде, — дип сүзгә кушыла хәләле Миләүшә. — Йөреп чыга. Шулай күнеккән, тегендә төнлә йоклап булмый бит, гел сак булырга кирәк.
Үскәч мин әти кебек снайпер булам, ди икән Искәндәр. Бер-беребезгә карап моңсу гына елмаешып куябыз. Әтисе штурмчы шул аның, кайнар ялкын эчендә дөрләүче. Разведкага да йөриләр. Взводларында Балтач егетләре дә бар.
— Разведкага күбрәк удмурт егетләре белән йөрим, — ди Рамил. — Алар курыкмыйлар да, батыр йөрәкле, сине дә ташлап калдырмыйлар, аннан команда биргәндә удмуртча әйттерәбез, ятлар берни аңламый кала. Кукмарадан тагын ике удмурт егете бар. Безнең районның Тагашур авылыннан «Большой» кушаматлы егет белән еш разведкага баргалыйбыз, Алексей Конькин ул, бик молодец егет, аның белән югалмыйсың. Бернидән дә курыкмый, аның үзеннән куркып торалар, җитез дә, кешелекле дә, ышанычлы да. Бик рәхмәтле мин шундый дустым булганга. Аның белән гел алга барасың, менә шундый йөрәкле, сизгер, үткен ул «Большой». Шундый батыр ул үстергән әнисенә зур рәхмәт. Соснадан Галимов-«Уший» безнең белән, ул ашарга китерүчебез, аны кадерләп саклыйбыз, алга да җибәрмибез хәтта. Чутайдан «Газик» бар, ул бездән ераграк, ләкин аның белән күрешеп, сөйләшеп йөрибез.
Алгы сызыкта булганнар волонтерлар китергән әйберләрне, исемле посылкаларны чыккач кына ала. Чөнки эчкә берничек тә кереп булмый. Аннан соң ничә километр күтәреп керүләре бик яман. Кибетләргә бара калсалар, акча күп кирәк инде, бик кыйммәт монда әйберләр.
Рамил беркайчан да догасыз йөрми, догалары кесәсендә. Әти-әни догасы да озата йөри аны. Әнисе Равилә ханым белән сөйләшеп алдык.
— Миләүшә телефонны бирде дә, менә, әни, Рамил, ди, — дип сөйли Равилә Хәйдәровна.
— Мин улым элемтәгә чыккан дип видеоэлемтә аша сөйләшергә җыенам. Әнә, кара, Рамил флаг куя, ди Миләүшә. Шок булды миңа. Елыйм, елыйм, карап та булмый, туктап та булмый. Аннан соң кат-кат карадым. Иии, балакаем, ат йөрәкләре бар синдә, дим, шундый җирләрдә бит... ул бит безнең җир түгел. Бик шатландым. Горурланам улым шундый булганга. Беренче тапкыр гына керми бит инде. Яңа ел алдыннан керде, сигез көн буе ач килеш, сусыз, билдән апарада өч яклап килгән дошманны тотып тордылар. Мин аның белән чиксез горурланам. Аллага шөкер, исән-сау гына булсын, берүк. 27 июль — шимбә көн әтиләре белән язылышканга 48 ел. Рамил дә котлап шалтыратты, әйтмәде кайтам дип. Кичен сулар сибеп йөрим, 10 тулып киткән иде инде, күңел әллә нишли шунда, өйгә керәсе килми, нидер көтә сыман. Шулчак капка ачылып китте дә, чәчәкләр тотып берәү килеп керә. Рамил!!! Бермәлгә телсез калдым. И куандым инде, бик шатландык, Аллага шөкер, ярый әле ял биргәннәр, әзрәк булса да ял итәр... Иртә-кич балалар хакына исән генә була күрсен, дип телим, гел укыйм, гел укыйм, төннәрен дә йоклый алмыйча догалар укып чыгам. Дезертир балалары булып үсмәсеннәр, барам булгач, барам, дип китте бит инде, нишләтәсең...
Рамил 2022 елның 26 сентябрендә мобилизация кысаларында Ватан чакыруын кабул итеп, кулын йөрәгенә куеп Украинага махсус хәрби операциягә китте. Бер-ике айдан гына кайтулар насыйп булмады шул, менә өченче елын инде Рамил ил алдындагы хәрби бурычын намус белән үти. Шулай тәрбияләнгән, кушкач барасы, тыңлыйсы, калырга ярамый, ди.
Яллар әкренләп уза, августның соңгы атнасында кабаттан китәсе. Их, китәсе килми шул. Тик китми булмый, анда безне көтәләр. Исәнлегеңнән аерылма, батыр солдатыбыз, сугышчан юлыңны яраланмый, сау-сәламәт үтәргә язсын, җиңү белән кайтырга насыйп булсын. Егетләр белән сөйләшкәндә шуңа нык игътибар итәм: махсус хәрби операциядәге егетләрнең бердәмлеге сокландыра, туганнар да ул кадәрле булмаслар, биредә егетләр бер-берсе өчен җан атып торалар. Әнә, Алексей Конькинны да Рамилнең әнисе Равилә апа үз улыдай күрә. «Бергә китәләр, бергә кайталар иде ялларга, — ди Равилә апа.— Бу юлы Рамил Алексейсыз гына кайтты. хәерлегә булсын, алга таба бергәләшеп кайтулар насыйп булсын».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев