Киң күңелле тату туган илем
Җәмгыять

Киң күңелле тату туган илем

29 август көнне «Сабантуй» ял паркында бик күп милләт халкын сыйдырган республикабызга багышланган бәйрәм булды

Татарстан – бердәм халыкның горурлыгы булган мәгърур дәүләт ул. Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесе – Республика көнен быел Балтачыбыз да утыз алтынчы тапкыр билгеләп үтте. Районыбыз өчен шатлыклы да, истәлекле дә көн бистәбездә үткәрелгән күпсанлы чаралар белән үрелеп барды. Иң гүзәл табигать кочагына җыелуыбыз юкка түгел – чөнки биредә әби-бабалардан килгән милли бәйге – «Маяк» җәмгыяте призына көрәш ярышы бара, Татарстаныбызны бизәп торучы атлар узышы оештырыла, хәрби-патриотик «Батальон» уены уза. Бәйрәм башланганчы бик күпләр бүләкләнде ул көнне.

Әнә шундый, армый-талмый хезмәт куючы, үзләре тудырган матурлык, муллык белән горурланып яшәүче кешеләре бар Балтачның. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның изге теләкләрен җилләр бистәбезгә үк алып килде. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды, ил-көнгә иминлек, бәхет-шатлык, матур киләчәк теләде.

Музыкаль бизәлешләр белән барган тантаналы чара районыбыз гармунчылары башкаруында көйләр белән тәмамланды, шул көйләр астында кемнәрдер янәдән көрәш ярышларын карарга ашыкты, кемнәрдер «Батальон» уеннарына йөгерде, ә инде ат ярышына мөкиббән киткәннәр күзләрен дә алмый күркәм бәйгенең шаһитлары булдылар, кемнәрнеңдер борыннарын тәмле шашлык, попкорн, коймак, пылау исләре кетекләде, һәм ямьле табигать кочагында сыйланулар үтә дә тәмле булды.

Именно в таких многочисленных мероприятиях проявляется основа согласия и солидарности

Ат ярышлары өч юнәлештә узды – беренче ярыш Республика көне уңаеннан үтсә, икенчесе махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез хөрмәтенә иде, өченчесе район үсешендә үзеннән якты эз калдырган Рифат Закиров истәлегенә оештырылды.

«Батальон» хәрби-патриотик уенында барлыгы тугыз команда катнашты. Районыбызның төрле милләт вәкилләреннән торган командалар башта бауга үрмәләп салам эскерте аша үттеләр, аннан җәтмә аша чыктылар, алда аларны тагын да зур сынаулар көтте, йөгерә-йөгерә кайтканда да авыр тәгәрмәчләрне билгеле бер урынга алып барасы, аннан әйләндерә-әйләндерә кире үз урынына китереп куясы иде. Сынатмадылар, булдырдылар команда вәкилләре. Беренче урынны Чепья авыл җирлеге командасы, икенче урынны Шубан җирлеге, өченче урынны Балтач шәһәр җирлеге командалары алды.

Именно в таких многочисленных мероприятиях проявляется основа согласия и солидарности

Күпмилләтле районыбыз кочагында яшәүчеләр әнә шулай иркен сулап гомер итә, тырыш хезмәт бәрабәренә үзенә һәр тарафтан уңыш, гыйлем өсти, мәдәни һәм спорт чараларында актив катнаша. Татулык һәм бердәмлекнең нигезе нәкъ тә менә шушындый күпсанлы чараларда ачык күренә дә инде.

 


Нет комментариев