Бүген балаларны яклау көне
Көне яңгырлы булса да, бүген бәйрәм - балаларны яклау көн. "Факел" клубы хезмәткәрләре СМУ микрорайонында яшәүче балалар өчен балалар бакчасына барган чакта бәйрәм рухы бүләк итте.
"Балаларыбыз мөмкин кадәр озаграк балачакта калсын иде. Һәр бала әти-әнисенең кайгыртучанлыгын тоеп яшәсен иде. Күк йөзе һәрвакыт аяз булсын, ә һәр яңа көн игелекле һәм кызыклы вакыйгалар белән генә куандырсын. Бүгенге көндә массакүләм чаралар үткәрергә ярамаса да, бәйрәм көнендә балачак атмосферасына чумасы килә. Шуңа да бүгенге чарабыз бакчага баручы сабыйларга бәйрәм рухы бүләк итүне төп максат итеп алды", ди "Факел"лылар.
Нет комментариев