Бу атнада Россиядә «Ак таяк» көнен билгеләп үтәчәкләр.
15 октябрь - Халыкара «Ак таяк» - күзләре күрмәүчеләр көне. Бүгенге көндә дөньяда тома сукыр 39 миллион кеше яши.
“Шәһри Чаллы” редакциясе күрмәүчеләргә ярдәм йөзеннән газета битләрендә бастырылучы кызыклы материалларны аудиоформатта да тәкъдим итә башлады. Әлеге аудиоязмаларны журналистлар, укытучылар, театр артистлары укый. Алар газетаның Вконтакте төркемендә урын алган.
Чаллы сукырлар җәмгыяте әгъзасы Рамил Гобәйдуллин бу хакта менә нәрсәләр ди: “Татар телендә аудиокитаплар күп булмаса да, бар, тик аларның күбесе әкият яки шигырь тибында. Безнең исә гадәти тормыштан алынган аянычлы язмышларны, булган хәлләрне, вакыйгаларны да тыңлыйсы килә. Без аларга “Шәһри Чаллы”ның социаль челтәрләрендә тап булдык. Бу эшегез дәвамлы булсын иде”, - ди 15 ел күзләре күрмәүче егет.
Нет комментариев