Күкләрне туз дип белдем лә...
Гөлназ Гарипова-Дениз шигырьләре
Гөлназ Гарипова-Дениз – 1980 елда Нөнәгәр авылында туа. 1997 елда Яңгул урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар филология бүлегендә белем ала. Студент елларында «Ялкын» журналында, «Сәләт» яшьләр үзәгендә эшли. Өстәмә белем бирү педагогы вазыйфаларын башкара. Мәктәп елларында ук «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау», «Хезмәт» газеталары һәм «Ялкын» журналында шигырьләре басылган, «Алтын каләм» бәйгесендә җиңүләр яулаган Гөлназның «Чулпы чыңы» (1997), «Бер толым яктылык» китаплары басылып чыга. Аның шигырьләренә йөздән артык көй язылган. Бүгенге көндә Гөлназ Төркиядә яши. Иҗат кешесе, шигырьләр яза, тәрҗемәче.
Көткәндә
Күзләрем юлларда... Көтәләр.
Күзләрем юлларны үбәләр.
Ул мизгел җитүен күрмичә калмыйк дип,
Керфекләр ябылмый түзәләр...
Урамнан кешеләр үтәләр,
Сабырлар вакытны сүтәләр...
Ярату, кадерләү һәм бәхет эчендә
Минутлар тиз эреп бетәләр.
Җир шары яратып әйләнә,
Күзләрем юлларны үпкәндә.
Күңелдә чәчәкләр яшәрә,
Кадерле кешеңне көткәндә.
* * *
Йөрәк тәрәзләрен шигырь чиртә –
Төн һавасын сулыйм йотлыгып.
Керфекләре йолдызларны сыйпый –
Бу – минем Болыт...
Төш пәрдәсен ярып җилләр иссә,
Йолдыз йокысыннан уяныр.
Һәр тамчысы – бер җыр булып төшәр –
Бу – минем Яңгыр...
Сөенечләр рәт-рәт тезелеп тора –
Кайгылар чигенә куркудан.
Сагышлары шау чәчәктә әле –
Бу – минем Урам...
Бәхетемнән күккә ашар өчен
Күп тә түгел, бары Син кирәк.
Мәхәббәтне баш таҗыдай үргән
Бу – минем Йөрәк.
Дөнья үзе яратудан тора,
Һәр мәл – бер могҗиза, бер тылсым.
Йөрәгемә кушылып бер Җан тибә –
Бу – минем Улым…
Бер күрүдә
Бу җиһанның һәр почмагы таныш,
Җиһан – миңа, мин җиһанга туган.
Бер күрүдән таныйм Мәхәббәтне –
Бар дөньямны кинәт югалтудан...
Илче булып алдан җырым бара,
Юллар салып хисләр арасыннан.
Бер күрүдән таныйм мәхәббәтне –
Сызлап куйган йөрәк авазыннан.
Күңел офыклары алсу-алсу....
Күз ачып йомганчы кояш чыккан.
Бер үбүдән таныйм мәхәббәтне –
Тәнгә түгел, җанга капкан уттан.
Газабыннан, сагышыннан таныйм,
Ярсуыннан таныйм, шашынудан...
Елмаешып аккан күз яшеннән,
Сулуларым кабып ашыгудан...
Кирәк-кирәксезгә дә көлүдән,
Канатсыз да очасы килүдән.
Кош тоткандай сөенеп йөрүдән –
Бер күрүдән…
Бер
Бер сызланса йөрәк, чүлләр елар,
Елгаларның күз яшьләре кибәр.
Ябылуны белмәс иске ярам
Яңа яраларга бәхет теләр...
Бер елмайса йөрәк, җир-күк кавышыр,
Гашыйк диңгез ярларыннан ташар.
Айдан качкан парсыз йолдызкайлар
Кояшына сарылып күккә ашар!
Бер яратса йөрәк, онытылыр,
Мөлдерәмә бәхет белән тулыр...
Офыклардан тик Ул карап торыр,
Бу ярату барын оныттырыр...
Бер онытса йөрәк, хәтерләмәс,
Күзләреңә карар – тик күрәлмәс.
Килгән-киткән эзләрең табалмас...
Сүнгән йөрәк башка кабыналмас…
Хат
Тузларны төннән сорадым,
Сүзләрне күңел тезде.
Яшеннәрдәй шашкын хисләр
Каләм кылларын өзде...
Үксеп еларга кыймадым,
Яңгырлар күптән бизде.
Күңелдә күкләр күкрәде,
Күзләрдә – чүлләр эзе...
Барын яхшыга юрадым –
Төнне, каләмне, эзне...
Сабырлар саеккач кыен –
Язлар куалмый көзне...
Күкләрне туз дип белдем лә...
Сүзләрне күңел тезде...
Йолдызлардан хатлар яздым –
Күктән укыгыз безне...
Елама
Күңел сазың сөю көен уйнаганда
Кыллар елый диеп уйлама.
Кар эремәс борын гөлләр көлми,
Бу да үтәр, үтәр, елама.
Көйнең уртасында күк күкрәсә,
Бәхетсезлек диеп юрама.
Яшеннең дә ялтыравы матур,
Бу да үтәр, үтәр, елама.
Берәм-берәм кыллар өзелсә дә,
Сабырыңның төбен сынама.
Үч саклама адаштырганнарга,
Бу да үтәр, үтәр, елама.
... Көй тукталып, кыллар тутыккач та,
Саз түренә сыенып уй кала...
Хатирәләр бәйләмен кочканда
Елмаерсың үткән елларга.
Улыма
Төннәргә әманәт күз нурым –
Ай белән серләшә сулышы.
Мин генә аңларлык моң тулы –
Улымның җыр кебек йокысы.
Бер керфек очында – мең кояш –
Яп-якты төннәрем-кичләрем.
Күңелемә бөртекләп тутырам
Улымның сер тулы төшләрен...
Һәр мәлгә «шөкер»ләр сыенган –
Учымда – нәп-нәни куллары.
Рәхәтнең рәхәте, бәхетнең бәхете –
Улыма бәллүләр җырлавы.
Әти дигән күпер
Тагын дәште әти: «Кызым» – диеп,
Төш тә түгел иде, өн кебек.
Күзгә тулган яшьне көчкә тыеп,
Тәрәзәгә килдем йөгереп...
Тәрәзәләр кәрнизенә карыйм –
Әти сәлам язып калдырган.
Бүген тагын мамык кебек җилләр исә
Әти киткән юллар ягыннан.
Юксынуларына ял булсын дип,
Пышылдап булса да дәштеңме?
Ишегалды тулы синең эзең –
Яшьләремне алар яшерде...
... Киткәч кайтмый торган йорт капкасы,
Ачылмыйча торсаң ни булган?
Ике дөнья чиген тоташтырып,
«Әти» дигән күпер сузылган.
Ябалдашлар кебек...
Яфрак йөзләреннән шигырь укыйм –
Кояш нуры язып калдырган.
Туган якның бөдрә каеннары
Минем җырларымны сагынган...
Ябалдашлар кебек зәңгәр күккә үрелеп,
Акчарлактан сәлам алыйммы?
Канат җилләренә йөзем куеп,
Артларыннан карап калыйммы?
Яфрак йөзләренә хатлар сырлыйм –
Җилләр туган якка илтсеннәр.
Бик сагынган сезне, дисеннәр.
Кунак булып кайтам, көтсеннәр.
Ярый әле
Күз күрмәстәй кыллар киерелгән –
Күңелләрнең мөлдерәмә мәле...
Тәрәз каксам, һич борып чыгармый –
Сер сөйләргә таң бар... Ярый әле...
Сагышларны сары суырып үпкән,
Сагынуның үзәк өзгән мәле...
Туган басулардан сәлам булып
Аҗаганнар уйный... Ярый әле...
Яңакларда – таңнар сөрткән аллык,
Үзәннәрдә – учак күмерләре...
Йөрәк атлы йортка нигез булып
Хатирәләр яши, ярый әле…
Күз яше
Күбәләк-керфекләр тетрәнеп куялар
Күзләрдән бер бөртек яшь төшсә.
Күз яше – йөрәкнең туктамас яңгыры,
Күз яше – күңелдә бер чишмә...
Сөенсә, моңайса, яратса өзелеп,
Күңелләр түгелми чыдармы?
Яңгырлар – күкләрнең бүләге җиһанга,
Чишмәләр – Җир-ана җырлары.
Сөенә, моңая, ярата белмәгән
Җаннардан күз яше коелмас.
Яңгырлар яумаса, чүл булыр йөрәкләр,
Чишмәсез күңелдә җыр тумас.
Йөрәкнең гөлләре еламый, елмая,
Күзләрдән бер бөртек яшь төшсә.
Күз яше – йөрәкнең туктамас яңгыры,
Күз яше – күңелдә бер чишмә…
* * *
Алданып арыган өметне
Кабызыр чаралар юк, дисәм,
Көлдәге бер калдык чаткыдан
Ут булыр кисәү дә бар икән...
Көзләргә авышкан йөрәктә
Сулышлы тамырлар аз, дисәм,
Көзләрнең элпәсе астында
Шау чәчәк келәме – Яз икән...
Тормышның типкесе астында
Алынган гыйбрәтләр бар, дисәм,
Күкрәктә һаман шул беркатлы
Алданып туймаслык җан икән…
* * *
Борынгылар:
Җиде кат үлчә, бер кат кис....
…Кайчы гына түгел, сүз дә кисә ич.
Сизрәп-сизрәп беткән йөрәк ямауларын
Типчеп кенә торам иртә-кич.
Җиде кат үлчә...
Уйлар озын юллар кичә,
Бер уй аклый бара никтер икенчесен –
Вак һәм эре үпкәләрдән таулар үсә...
Газапка тиң яшәүләре кичермичә...
Бер генә кис –
Кирәгеннән җаваплырак бүген бу хис.
Юлларыңа үлчәү-тамга сала-сала
Ялгыш адым ясалмыйча кала...
Борылып кара –
Акыл ярмыйча калдырган
Тәүге яра…
Туган өйгә
Яфракларның алкышыннан колак шаулый,
Күк гөмбәзе яңгыр вәгъдә итә –
Тәгәрмәчләр сагыну көен җырлап
Мине кабат туган якка илтә...
Сөенечкә уртак – коя яңгыр,
Яшеннәре – дуамал яшьлек күк.
Яңгыр белән мине сәламләве –
Гөмбәзләрне ярып күкри бу Күк.
Бу чакрымнар аңа берни түгел –
Күңел күптән инде туган өйдә –
Бу кавышу – яңадан туу күк,
Гел кайтасы, бик кайтасы килә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев