Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Куныр авылында күршеләр хәрбиләр өчен токмач кискән

Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагыналар

Махсус хәрби операция башланганнан бирле җирлекләрдә күмәкләшеп гуманитар ярдәм җыю оештырыла. Куныр җирлеге дә әле изге эштән читтә калмый. Шушы көннәрдә Чишмә урамындагы бертөркем күршеләр кич җыелып, хәрбиләр өчен токмач кискән. 

Токмачны 40 йомыркага әзерләгәннәр. Бергә-бергә эшләгәч, токмачлар да тиз киселгән. Бу изге эштә катнашучыларның барысына да махсус хәрби операциядәге батырларыбызның исән-сау булып, тизрәк җиңү белән кайтуларын тели.

Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагыналар. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә игелекле йөрәкле ханымнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: токмач