Күпмилләтле Чепья җирлегендә көмеш волонтерлар очрашты
Җәмгыять

Күпмилләтле Чепья җирлегендә көмеш волонтерлар очрашты

Өлкәннәребез илнең тоткасы алар, хезмәтне яратуны, әдәпле булуны холык-фигыльләре аша бүгенге көнгә алып килүчеләр һәм, әлбәттә инде, йөрәк кушуын алга сөреп, махсус хәрби операциядәге ватандашларга берөзлексез булышучылар

Октябрь ае — өлкәннәр ае инде ул, тәүге көненнән бәйрәм дип игълан ителә һәм төрле җанга рәхәт чаралар белән үрелеп ай азагына кадәр дәвам итә. Музейдагы әлеге очрашу да Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылды.

Өлкәннәребез илнең тоткасы алар, хезмәтне яратуны, әдәпле булуны холык-фигыльләре аша бүгенге көнгә алып килүчеләр һәм, әлбәттә инде, йөрәк кушуын алга сөреп, махсус хәрби операциядәге ватандашларга берөзлексез булышучылар. Күреп торасыз, алар һәр өлкәдә беренче һәм менә фронтка ярдәм оештыруда да махсус хәрби операция башланганнан бирле аякларында нык басып торалар — иминлек сеткалары үрәләр, ашлар ясыйлар, чәйләр тутыралар һәм башкалар, һәм башкалар... Кайчак уйлап куясың, шушы көмеш волонтерларыбыз булмаса, ничек оешыр иде икән бу ярдәмнәр дип. 

Волонтерлар «Халыклар дуслыгы» музеенда очрашты

Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музее Чепья җирлегендә хезмәт куючы көмеш волонтерлар эшчәнлеге мисалында өлкән буынны үзенә җыйды да инде. Башта волонтерлар музей фойесында үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар, Арбор авылы волонтеры Дилә апа Гарипова фикердәшләре-кулдашлары белән башкарган күпсанлы эшләре турында сөйләп үтте: «Без бөтенесен дә үзебез эшлибез, зинһар, ит белән генә ярдәм итегез безгә», диде ул килгән җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп. Гөлирә Сабирова җитәкчелегендәге Чепья авылы волонтерлары иминлек челтәре үрү буенча мастер-класс күрсәтте, алар сетка үрергә кирәкле әйберләр алыр өчен матди ярдәм кирәклеге турында искәртте.

Волонтерлар «Халыклар дуслыгы» музеенда очрашты

«Поможем Своим -Үзебезнекеләргә булышабыз» төркеме волонтеры Энҗе Фәхретдинова үзләренең башкарган эшләреннән шулай ук күргәзмә оештырганнар, егетләрнең үтенечләрен башкарып чыгу өчен аларга да, әлбәттә, акча кирәк. Чепья урта мәктәбе укучылары солдатларга язган хатларны укыды. «Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы координаторы Дилүс Гатиятуллин да эш урынында оештырылган музейдан алып килгән бүгенге көн хәрби операция экспонатларын музейга тапшырды.

Волонтерлар фикере

Очрашуны тулыландырып чыгыш ясаучылар күп булды. Нигездә, бирегә — хәтер яши торган урынга — музейга волонтерларның җыелуы бәйрәм уңаеннан гына оештырылмады, бәйрәм итәр чак түгел, диләр алар үзләре дә. Фикерләрен тыңлап карыйк әле. 

Дилә Гарипова, Арбор авылы волонтеры:  — Башта без авыл кешеләре белән иминлек челтәрләре үрә башладык, райондагы волонтерларга үзем чыктым инде мин, ничек булышып була, әйтегезче, дип. Алар сетка үрергә куштылар. Бик авыр булды эшне башларга, рәтен билмибез, чимал кирәк, көч-хәл белән өйрәнеп тотындык. Аннан инде ашлар ясый башладык, бу эш үтә дә зур тырышлык сорый, әмма без сыгылып төшмибез, кул селтәмибез, эшне туктатмый алып барабыз. Аш өчен хуҗалыктан итләр бирәләр, кирәкле әйберләрен киптерәбез, бер минут та тик торалмыйбыз.

Ит булса, без эшлибез, барысын да үзебез табабыз, эшкәртәбез, җәй буе яшел суган киптердек менә. Токмач, борщ, кәбестә ашлары ясыйбыз, — балаларга дүрт төрле аш җибәрәбез. Яратып ашыйлар, ашлар барып җитә, тәмле булды, рәхмәт, дигән хәбәрләр килә (Шул арада Арбор волонтерлары ашка кайнар су коеп, очрашуга килүчеләрне сыйлап та алды. З. Ш.). 

Гөлирә Сабирова, Чепья авылы волонтеры:  — Кер сабыннарын кырып, бутылкаларга тутырып, бензин салып, фронтка шулай да әзерләп җибәрдек инде. Халык күмәк, бердәм булганда гына эшне башкарып чыгып була. Сүлпәнләнмәскә кирәк, битараф булып йөрсәк ярдәм туктый бит алайса.

Энҗе Фәхретдинова, «Поможем Своим -Үзебезнекеләргә булышабыз» төркеме волонтеры: — Безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшүче егетләр өчен иң кытлык әйбер ул — аптечка, моны истә тотсак иде. Рация, детектор кебек кирәкле әйберләргә егетләр гел мохтаҗ, тик боларның бөтенесе дә бер әйбергә — акчага терәлеп кала. Чепья, Балтач бистәсендәге «Балтач нуры» мәчет-мәхәлләсе безне бик нык булыша, капчыклап, коробкалап безгә чәйләр тутыралар. Зур рәхмәт аларга. Мәктәп-бакча коллективлары коры душлар белән тәэмин итәләр. Чепьяда эшләр өчен безгә база кирәк, берәр урын каралса, без бик рәхмәтле булыр идек. 

«Үткәннең хәтере — хәзерге заманның көче — безнең киләчәгебез» дип игълан ителгән чара әнә шундый кара-каршы сөйләшүгә дә корылды. Фикер алышуларны бирегә чакырылган өлкән буын вәкилләре, көмеш волонтерлар, яшьләр, мәктәп укучылары, җитәкчеләр һәм барыннан да бигрәк махсус хәрби операция ветераннары, арада чираттагы ялга кайткан батырыбыз да бар иде.

«Үткәннең хәтере — хәзерге заманның көче — безнең киләчәгебез»

Дикъкать белән тыңлап утырдылар, күргәзмәләр белән таныштырганда да игътибарлы булдылар, көмеш волонтерлар эшчәнлеге буенча күрсәтелгән видеоролик та үтемле иде, балалар чыгышын да яраттылар (соңыннан шигырь сөйләгән, җырлаган балаларга карата Чепья өлкәннәренең соклану хисләрен белдерүләре, башкаручыларның үзләренә үк әйтүләре күркәм күренешкә әверелде, нәкъ үз чорларында, партия заманындагы кебек яшь буынга мәдхия белдерү, аларны үсендерү уйларында), район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләр буенча урынбасары Илшат Галимуллинның, җирле җитәкчеләрнең чыгышлары да бик урынлы булды.

«Казанышлар күргәзмәсе»ндә халыкларның бердәмлеген һәм төбәкнең хезмәт традицияләрен күрсәтүче экспонатлар — «Халыклар дуслыгы» музее стендлары, Арбор һәм Чепья авыллары укучыларының хатлары, кул эшләре, көмеш волонтерларның эшчәнлекләре күңелдә уңай тәэсирләр калдырды. Шушындый кирәкле, мәгънәле, файдалы чара уздырган музей хезмәткәрләренә, җитәкчеләре Сания Бариевага зур рәхмәт. Катнашучыларның һәрберсенә диярлек «Мин — волонтер» дигән күкрәк билгесе тапшырылды. Районда яшәүче күпмилләтле халкыбызның татулыгын һәм бердәмлеген, куәтен күрсәтүче значокны һәркем күкрәгенә тагарга ашыкты.

Ардык инде без бу вәзгыятьтән, үткән заманда сөйләшәсе килә, дип әйтүчеләр дә булды бирегә килүчеләр арасында. Әйе, бу чыннан да, шулай, югалтуларны да исәпкә алсак, арытты гына түгел, мораль яктан йөдәтте. Әмма Җиңү безнең яклы булсын өчен без тырышырга, бер-беребезгә булышырга бурычлы, безнең ару әллә нишләмәс, иң мөһиме, Ватан сагындагы егетләр армасыннар.
Йомгаклау өлешендә Чепья авылы мәдәният йортында узды. «Труд» җәмгыяте иганәчелеге белән кунакларга чәй табыны һәм Чепья мәдәният йорты көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителде.

 Иң мөһиме, дөньялар тынычлансын.

Саубуллашканда волонтерларда «безне ишеттеләр микән», дигән уй тумыйча калмагандыр. Ишеткәннәрдер, музей алдында җирле волонтер Гөлирә ханым белән Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллинның авылда база булдыру мәсьәләсендә фикерләшеп калулары шуңа бер ишарә дип уйлыйк. Калган мәсьәләләр дә, шәт иншаллаһ, хәл ителер. Иң мөһиме, дөньялар тынычлансын.

Ә көмеш волонтерларга, махсус хәрби опрация зонсына ярдәм илтүчеләргә бик зур рәхмәт, сез җиңүне якынайтучылар, илгә көч бирүчеләр — белегез шуны!


волонтерлар

Нет комментариев