Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Ләйсән Әхмәтшина: «Ниһаять минем хыялым тормышка ашты!»

Кызыма мең рәхмәт. Гомер буе ферма белән өй арасында йөреп гомер иткән әнисен, өстерәп диярлек кубарып алып чыгып китеп, дөньяда авыл мәшәкатьләреннән тыш шушындый матур икенче дөнья да барлыгын күрсәткәне өчен

Казан каласында шәфкать туташы булып эшләүче кызым, Петербургка юллама алып кайткач, мин бермәл югалып калдым. Ничекләр итеп йорт- җирне калдырып чыгып китәргә, үзләре генә башкарып бетерә алырмы? Җитмәсә чәчү вакыты, ир — егетләр басуда. Ләкин кызымның карары нык, барабыз булгач барабыз, дүрт көндә өеңне күтәреп китмәсләр. Күтәреп китмәсләр дә ул, ләкин алай чыгып йөргән булмагач, йортны ташлап чыгып китү бик яман хәл икән ул.

«Төньяк башкала» дип йөртелүче, һәрбер аяк астына түшәлгән ташы, һәрбер диварындагы кирпече, хәтта һавасына кадәр тарих белән сугарылган, 1703 нче елда Пётр 1 нче нигез салган Санкт Петербург каласына барырга күптән кызыгып йөри идем мин. Ниһаять минем хыялым тормышка ашты!

 «Сәяхәтебезне без, Петербург каласының Балтыйк диңгезе яры буенда төзелгән уникаль корылма, Россиядә генә түгел бөтен Европада тиңе булмаган, биеклеге 365 метр булган «Лахта центр» бинасын караудан башладык.Әллә кайлардан балкып күренеп торучы бу исең китәрлек бинаның биеклеген күзаллау өчен, анын 86нчы этажында урнашкан күзәтү мәйданына менгәч, күк йөзендә йөзүче болытларның аста калуларын күреп котың алына. Яшеллеккә төренгән тарихи шәһәр офыкларга барып тоташып күздән югала.

Кул сузымында гына «Фин култыгы» шәйләнә.Балтыйк диңгезендә ялтырап торган зур корабльләр йөзеп уза, су өстендә әрсез акчарлаклар балык аулый. Балтыйк диңгезеннән искән салкынча тозлы жил, күзәтү мәйданчыгының калын пыяла стенасы аша үтеп кереп битемә сарылган күк була. Юк, бу мин гомер иткән төбәкнең, мин күңелем белән тоеп яшәгән, басу ягыннан исүче җылы, йомшак җиле түгел! Диңгездә йөзүче корабльләр минем күңелемне яулый алмый. Минем күңелемә басуларда җир эшкәртүче тракторлар тавышы, ашлык сугучы комбайннар гөрселтесе якын( гомер буе игенче хатыны булып, игенченең тузан катыш тир, мазут исе сеңгән киемен юып яшәгәнгәме икән?).

Акчарлаклар тавышы миңа бөтенләй бакча өстендә тавык эләктерергә йөргән карчыга тавышы кебек ишетелә.Минем күнелемә кар бетәр — бетмәстән алып игеннәр өлгергәнче басу өстендә үзләренең дәртле җырларын сузучы тургайлар тавышы газиз. Без бит авыл балалары, тамырларыбыз җиргә береккән.18нче гасырның таң калырлык сәнгать әсәрләрен, алтыннан төрелгән музейларын карап йөргәндә, күңелем белән мин гомер иткән авылымда йөреп, әле яңа гына сөттән аерган бозавымны, Югары Пошалым инкубаторыннан алып кайткан бройлер чебиләремне, яшелчә бакчама утыртып киткән помидорларымны барлап йөрдем. Ни хәл итим, яшәешебез авылда, чит җирләр никадәр затлы, матур булса да, үзебез яшәгән мәңге яшел төбәгебез, безнең күңелләрнең һәрчак иң түрендә!

Кызыма мең рәхмәт. Гомер буе ферма белән өй арасында йөреп гомер иткән әнисен, өстерәп диярлек кубарып алып чыгып китеп, дөньяда авыл мәшәкатьләреннән тыш шушындый матур икенче дөнья да барлыгын күрсәткәне өчен.

Сиңа тагын мин бер киләм әле, гүзәл Петербург. Мин синең мөлаем йөзле кешеләреңә, мул сулы Нева елгасына, төнге Нева елгасында ачылучы күперләреңә, бер-берсен кабатламаган йортларыңа гашыйк булдым. Әле мин синең ак төннәреңне, Нева елгасыннан елына бер тапкыр гына узучы ал җилкәнле корабларыңны күрергә өлгермәдем. Сиңа тагын мин бер килергә тиеш эле, тарихи Санкт Петербург каласы!

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев