Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Өлкәннәрне шатландырыйк әле

Район Советы утырышлар залында җыелган күмәк хуҗалык, оешма җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары гаять әһәмиятле мәсьәлә буенча киӊәшләштеләр.

Дөрестән дә, район халкыныӊ өчтән беренә турыдан-туры кагылган «Олылар декадасын» җиренә җиткереп, һәрбер ветераныбызныӊ күӊеле булырлык, истәлекле итеп үткәрү әһәмиятле шул. Бу турыда чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов китергән саннар һәм мисаллар һәркемгә аӊлашылырлык иде. 3386 хезмәт ветераны колхоз-күмәк хуҗалыклардан, 1318 пенсионер бюджет өлкәсеннән, 1215 төрле өлкәләрдән лаеклы ялга чыкканнар. Һәр җирлектә аларныӊ һәрберсенә зур ихтирам күрсәтелергә тиеш. Җыелышны алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчеләргә конкрет бурычлар җиткерде. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган һәрбер кешегә һәр урында игътибар булырга тиеш, әмма нәкъ менә шушы чорда ул тагы да саллырак булсын иде, диде район башлыгы. Элеккеге оешмалары таралган яисә хужалык итү формаларын алыштырган учреждениеләрдән эшләп пенсиягә чыкканнарны тагы бер кат барларга кушты һәм алар читттә калмасын дип белдерде ул. Балтач бистәсендә һәм Чепьяда аерым ярминкә уздыру да күздә тотыла, бу турыда өстәмә хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев