Маннановларның төп йортына олы йөрәкле волонтерлар җыела
Гомумән алып әйткәндә, гуманитар ярдәм туплауда менә инде ничә еллар үзләреннән бик зур өлеш кертүчеләр алар
Безнең киң күңелле волонтерларыбыз Яңа ел каникулларында да ял итмиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә дип гуманитар ярдәм әзерлиләр. Сүзем Чапшар авылыннан бер төркем гүзәл затлар турында, алар каникул көннәрендә дә җыелышып чәкчәк пешергәннәр, чәйләр тутырганнар, кыскасы, Маннановларның төп йорты һәрвакыттагыча гөрләп торган.
— Йөрәк җылыбызны, изге теләкләребезне кушып әзерләнгән чәкчәкләр, үлән чәйләре, тәмле печеньелар, кискән токмачлар егетләребезгә ризык булып барып ирешсен, туган як, өй җылысын илтеп җиткерсен. Һәммәбез дә изге бер теләктә : сугышлар гына тизрәк тәмамлансын, тынычлык урнашсын, — ди Миләүшә Маннанова.
Төп йорт килене Миләүшә Маннанова үзенең килендәшләре Гөлфирә, Мөнирә, Раилә, Кадрия Маннановалар, кызы Илүзә Шакирова, апасы Сәлимә Зиннәтуллина, сеңелкәшләре Ләйлә Зиннәтуллина, Әлфия Әхтәмова, Нурзидә Гайнанова, Ләйсән Гыйльмуллина, Гөлназ Шиһабетдинова, Мәрьям Маннанова, Лилия Маннанова, Энҗе Маннанова, Сиринә Гайнанова, әнисе Фирдәүсә Шиһабетдиновалар тырышлыгы белән ничаклы эшләр башкарып куйганнар. Декабрь аенда алар барлыгы 22 килограмм чәкчәк әзерләп җибәргәннәр. Без рәхәттә, җылыда, нәрсә теләсәк шуны әзерләп, Яңа ел бәйрәме каршыладык, ә егетләребездә бит андый мөмкинлек юк, диләр олы йөрәкле волонтерларыбыз. Чәкчәкләрне алар үзләренең баллары һәм башка кирәк-яракларны кулланып пешерәләр. Үлән чәйләре өчен кирәкле барлык үлән һәм яфракларны җәй буе җыеп киптерәләр. Тәмле печеньеларны Фирдәүсә апа үзенең изге догаларын, йөрәк җылысын салып пешерә. Гомумән алып әйткәндә, гуманитар ярдәм туплауда менә инде ничә еллар үзләреннән бик зур өлеш кертүчеләр алар. Әлеге гүзәл затларның яхшылыклары, тырышлыклары меңе белән әйләнеп кайтсын! Һәркемнең кадерлесенең урыны үз түрендә булсын! Йортларында шундый зур эш башкарылганга чын күңелдән риза булып, сөенеп, үз өлешен кертүче өй хуҗасы Габделфәрт абыйга да зур рәхмәтләребезне ирештерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев