Мансур Латыйпов Шода авылы фельдшеры ярдәме белән генә исән кала
Норма авылында яшәүче Мансур Латыйпов үзен үлемнән алып калган кешеләргә рәхмәтле булып яши
Бәхетенә, Шода авылы фельдшеры аңа тиешле беренче ярдәм күрсәтә, яхшы табиблар кулына эләгә. Яшь егет, эш урынында фаҗига булып, аздан гына исән кала. Ул көнне Фирдәүсә апа Габделхәева Шодада булмаса, аның язмышы аяныч тәмамлануы да бар иде.
Фаҗига
Бу хәл 1987 елның 12 маенда була. Балтач ПМК мелиорациясендә эшләүче ике егетне, Шода авылында ватылып калган тракторны алырга җибәрәләр. Матур кояшлы, җылы көндә Сосна авылы егете Рәшит Садыйков белән Норма егете Мансур җитәкчелек кушкан җиргә эшкә китә.
- Бернинди куркыныч әйбер булыр кебек түгел иде инде. Миңа ул вакытта 25 яшь, 5 еллык хезмәт стажым да бар. Армиядән кайтканнан соң, 1982 елның ноябрендә әлеге оешмага эшкә урнашкан идем. Ничә тапкырлар юлда калган техникаларны алып кайттык. Яшел Үзәннән йорт салырга материалларга хәтле ташыдык. Берни булмады. Бәла аяк астыннан чыкты, - дип ул чакларны искә ала Мансур абый.
Җирдә яткан тәгәрмәчне кабарта башлаганнарын хәтерли ул. Аңга килгәндә, хезмәттәше Рәшитнең асылынып төшкән иреннәренә йод сөрткәнен белә. Фаҗига булуын ишетеп, авыл халкы җыелган. “Авызында тешләре дә калмаган бит”, - дигән сүзләрне ишетә егет. Үзе белән ни булганын аңлый алмый.
Аның янында ниндидер бер ханым бөтерелә. Уколлар ясый, үзе егетне сөйләштерергә тырыша. Ләкин Мансурның аңа җавап бирерлек хәле, авызын ачып сүз әйтерлек тә җае юк. Фирдәүсә апасы чалбарын ертып, егетнең ачык ярасын күреп, һай җаным дип, тагы уколга үрелүен дә Мансур белеп ята. Аягына такталар куеп марля белән каты итеп чорный. Егетне шунда булган колхоз машинасы кузовына яткыралар. Аны якындагы Чепья участок хастаханәсенә алып китәләр. Фельдшер егет яныннан да китми, бергәләп машина өстендә баралар.
Шода авылы – Татарстанның бер чите, Киров өлкәсе белән Мари Иле республикасының чикләрендә урнашкан татар авылы. Район үзәгенә барып җитәр өчен генә дә бер сәгать тирәсе юл узарга кирәк. Шуңа да аны иң башта Чепья участок хастаханәсенә алып китәләр.
Коткаручы
- Төшке ашка дип өйгә кайтып кына кергән идем, авылда авария, ферма янында тәгәрмәч шартлады, яшь егеткә бик каты зыян килде, аңсыз ята, диюгә, сумкамны алдым да, фаҗига булган урынга бардым, - ди Фирдәүсә апа Габделхәева. – Ничек менгәнемне дә хәтерләмим, чаба-чаба бардым. Чөнки миңа бу хакта әйткән кеше, ул егет үлгән ахрысы, диде. Ярый исән иде, әмма хәле шәптән түгел. Тиз арада беренче ярдәм күрсәттем. Аның аякларын күреп, үзем курыктым, бөтен җире кан. Чепьяга шалтыратып, әзер булып торыгыз, авыр хәлдәге егетне алып киләбез, дидем. Ул вакытта авылда телефон да берничә генә җирдә. Хастаханәдә ашыгыч ярдәм машинасы белән безне көтеп торалар иде, егетне шунда күчереп, Балтачка алып киттек. Берникадәр вакыттан соң, районның хирургы Наил Камилевич Зарипов әйтте, молодец, синең аркада егет исән калды, рәхмәт, диде. Бу минем эшемә табибларның зур бәясе булды.
Районныкылар гына түгел, Казан табиблары да шул ук сүзне әйтә. “Беренче ярдәмнең тиешле югарылыкта күрсәтелүе аркасында исән калдың. Безнең ясаган операцияләр фельдшер ярдәменең дәвамы булды”, - диләр.
Фельдшер булып эшләгән вакытларында Фирдәүсә апаның беренче ярдәм сумкасы һәрчак үзе белән була. Кая гына барса да, үзеннән калдырмый ул аны. Төшке ашка дип бер сәгатькә генә өенә кайткан булса да, ул көнне дә әлеге сумкасын үзе белән ала.
Аның хезмәт елларында мондый хәлләр бик күп була. 1952 елда дөньяга килгән кыз, гомерен медицина өлкәсенә багышлый. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга шәфкать туташлары, фельдшерлар әзерли торган училищега укырга керә. Укуын тәмамлагач, Балтач хастаханәсенә эшкә җибәрәләр. Бер елдан соң, Чепья участогына күчерәләр. Аннан Куныр авылына фельдшер итеп кайтаралар. 1976 елда Шода авылында эшли башлый. “Ул вакытта юллар да юк, машиналар авылда берничә генә, эшләргә җиңел булмады, - дип искә ала Фирдәүсә апа. – Берәр кешене ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып барасы булса, колхоз рәисенә керә идек. Колхоз рәисенең шоферы булып Мансур абый эшләде, Хәмит абыйдан сорагыз, ул рөхсәт бирсә барам, дип әйтә иде. Тәүлекнең нинди генә вакыты булмасын, колхоз рәисе Хәмит абый безгә машинасын бирде. Авыл Балтачтан ерак, анда кадәр барып җитәргә шактый озак вакыт кирәк, авырлы ханымнарның юлда бәбәйләгән очраклар да күп булды”.

Гомер буе Шода авылы халкына беренче медицина ярдәме күрсәтеп, Фирдәүсә апа лаеклы ялга чыга. Бүген дә авыл халкы аны хөрмәт итә. “Санитарка Фәния апа белән бергә килешеп эшләдек, ул да бик ярдәмчел ханым иде, - ди Фирдәүсә апа. - Безне колхозга төрле эшләргә дә йөрттеләр. Колхоз эшенә генә чыгам, артымнан эзләп килеп, авыру янына алып китәләр. Төннәрдә дә ишегемне күп шакыдылар. Мунчага гына керәм, тагын килеп җитәләр. Беркайчан да кире кагырга тырышмадым, бардым. Берсендә үзем авырып ятам, ярдәм сорап килделәр. Үз аякларым белән атлап барырлык хәл булмагач, трактор белән алып киттеләр”.
Күптән лаеклы ялда булса да, аның янына әле дә күршеләре ярдәм сорап керә. Берсен дә кире бормый, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Күршеләр белән яшисе, ди ул. Гомумән, Шода авылы халкы аңа бик рәхмәтле, синең аркада исән калдым, дип әйтүчеләр күп икән.
- Без тормыш иптәшем Фәридә белән аның хәлен белергә барабыз, - ди Мансур абый. – Аның янында булган саен, ничекләр җитешә икән дип аптырап кайтабыз. Бөтен җирендә тәртип. Барган саен, телефоннан аралашкан саен, мине үлемнән алып калган Фирдәүсә апага гел рәхмәт әйтәм. Ул булмаса, мин бу якты дөньяны, гаилә бәхетен, әти, бабай булу бәхетен татый алмаган булыр идем.
Казанның 15 хастаханәсендә ятканда, син күлмәк белән тугансың, шундый коточкыч фаҗигадән соң да исән калдың, дигәннәр иде. Фирдәүсә апа кебек үз эшләренең осталары булган медицина хезмәткәрләренең тырышлыгы белән мин бүген дә яшим.
Мәхәббәт көче
Ә ул вакытта Мансурның хәле бер дә шәптән булмый. Тәненең зыян килмәгән җирләре калмаган. Тимер диск аны тешсез дә калдырган, теш казналыгының яртысын кисеп үткән. “Балтач хастәхәнәсендә Рөстәм исемле хирург (минем аны башкача күргән булмады) белән Груня апа тире астына кереп тулган тешләрне алдылар. Груня апанын “Рөстәм, иреннәрен әйбәтләп тек, кызлар үбәрлек булсын” дигән сүзләренә кадәр хәтерлим. Шул вакытта хирург әйтте, юк, үзем үбәрлек итәм, бу эшне кызларга калдырмыйм”, - дигәннәре бүгенгедәй исемдә.
Аягы атлап йөрерлек түгел. Ренгентка төшергәч, 14мм.га күчкәнлеге, чәрдәкләнеп сынганлыгы ачыклана. Балтач хастаханәсендә генә ярдәм итә алмагач, Казаннан вертолёт чакыралар. Калганнары бар да кинодагыча. Вертолёт Балтачның хастаханә ишегалдына төшеп, Мансурны ашыгыч рәвештә Казанга алып китә. Бер шәфкать туташы белән апасы озата бара. Вертолёт төшергә җыенганда табиблар белән элемтәгә керәләр, кай җиргә төшәселәрен әйтәләр. Аларны ашыгыч ярдәм машинасы көтеп тора. Рация аша дежур хастаханә белән элемтә урнаша. Казанның 15нче номерлы хастаханәсендә аларны каршы алалар. “Ап-ак чәчле, олы яшьтәге табиб снимокка карап аягыма нидер эшләде. Булмады әле бу, дип тагын берне кертте. Палатага салгач, гәүдәмә 7 кг гер астылар. Бераздан 10 кг.лыга алмаштырдылар. 40 көн гер астыда яттым. 2,5 ай күкрәккә кадәр гипста булдым. Соңыннан, Балтач табибы Салих Рамилович бу алтын куллы табибның эшенә зур бәя бирде. Йөз кешенең бер-икесе генә шулай уңышлы була, синең чәрдәкләнгән сөяк кыйпылчыкларың да бергә ялганды. Шулкадәр төгәл эшләгән, диде”, - ди Мансур абый.
Ике агы белән эшкә чыгып киткән егет, озак кына хастаханәдә ятканнан соң, култык таяклары белән өенә кайта. Кайту белән яшь егеткә эш урыныннан өр-яңа трактор бирәләр. Таякларга таянган килеш, тракторны Шәмәрдәнгә барып үзе алып кайта. Шул тракторга утырып, хастаханәгә йөри башлый. 6 ай вакыт узгач, Казанга ВТЭК узарга җибәрәләр. Группа бирәбез, дигән сүзләрен ишетү белән егет каршы чыга, нигә кирәк ул, мин барыбер сәламәтләнәм, ди. “Ал, егет, кирәк ул сиңа, эшли алмыйсың. Эшкә чыксаң да тагын больничныйга китәргә туры килә”, - дигән сүзләрен тыңламыйча кайтып китә.
Табибларның сүзе дөрес була. Эшкә чыга, ләкин эшли алмый. Тагын хастаханәгә бара. Анализлар бирә, тикшеренә торгач, хирург Салих Рамилович сиңа ашыгыч рәвештә операция кирәк, ди. Шул вакытта да капка төбендә тракторым, аның эшкә илтеп куярга кирәк, иртәгә киләм, дип кайтып китә. Килә, операция ясыйлар. Операция барышында йөрәге туктый, табиблар чабыша, Ходай рәхмәте белән тагын исән кала. Биш көн авызына ризык капмый. “Кешенең сукыр эчәгесе үлекләсә дә авыртуына түзә алмый, синең сукыр эчәгесе турында әйтмим дэ, юан эчәгең кибә башлаган иде, көчкә тектек”, - ди табиб. Тагын хастаханә юллары... Инде терелдем дигәч тә, әле бер җире, әле икенче җире үзен сиздерә башлый. Бәрелү шулкадәр көчле була ки, хәтта ашказанына кадәр зыян килә. Табиблар ярдәм итә алмагач, Яңгул авылындагы әбигә барып шифа таба. Берникадәр елдан соң, баш авыртуына чыдый алмый башлый. Арт маңгай белән җиргә килеп төшү нәтиҗәсендә киста барлыкка килүе ачыклана. Тагын операция...

- Миңа бәхетсезлек килгәндә йөргән кызым бар иде, - Мансур абый. – Хәлемне белергә хастаханәгә килеп йөрде. Барыбер гарип кала, ташла ул егетне дигән сүзләргә карамыйча мине сайлады. Юкса, ул банкта эшли иде. Мин исә гади бер тракторчы, өстәвенә бәхетсезлек килеп хастаханәгә юлларын таптыйм. Фәридәмә мең рәхмәт, авырлыкларны бергә үттек. Ул мине үзенең мәхәббәте белән тормышка кире кайтарды. Кем белә, ташлаган булса, бәлкем мин дә сынган булыр идем. Тормыш коруыбызга быел 36 ел була. Ике балабыз үсеп җитте. Инде әби-бабай статусын алдык.
Лилия Нурмөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев