Җәмгыять
Марат Бариев белән Римма Ратникова Балтачта эшлекле сәфәрдә
30 август - Республика көнен билгеләп үтү уңаеннан, Балтачта истәлекле вакыйгалар күп булды.
Көндезге сәгатьләрдә район башлыгы Рамил Нотфуллин башкалабыздан килгән бертөркем мөхтәрәм кунакларны каршы алды. Кунакларыбыз - РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры, якташыбыз Марат Бариев, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар. Алар эшлекле сәфәр белән Норма авыл җирлегендә урнашкан, ел дәвамында капиталь ремонт эшләре барган һәм күптән түгел генә кулланылышка тапшырылган социаль мөһим объектларда булып, үз бәяләрен бирделәр. Норма урта мәктәбенедә заманча спорт залны, Кариледә урнашкан яңа чистарту корылмасын, Кариле дәвалау амбулаториясен карадылар һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынына салынган яңа йортта өй туенда булдылар, төзелеш эшләреннән канәгать булуын белдерделәр. Ә аннан соң алар "Сабантуй" паркына бәйрәмне ачу тантанасына юл алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев